Киләсе елның 18 гыйнварыннан Татарстанда мәктәп укучыларының “Медицина киләчәге” / “Будущее медицины” Идел буе ачык олимпиадасы башлана, дип хәбәр итә Казан дәүләт медицина университеты сайты дирекциясе.
Олимпиадада җиңү һәм призлы урын әлеге югары уку йортына укырга кергәндә абитуриентларның шәхси уңышларын исәпкә алу кысаларында өстәмә баллар бирә. “Медицина киләчәге” олимпиадасы җиңүчесе мөмкин булган 10 өстәмә баллдан 5 балл ала, призерлар (II һәм III урыннар) – 3 балл.
Олимпиада “медицина” фәннәре комплексы буенча 2 этапта үткәрелә (гомумбелем бирү фәннәре – химия һәм биология).
18 декабрьдә КДМУ сайтында олимпиада регламенты һәм теркәлү картасы, 18 гыйнварда олимпиаданың читтән торып уздырыла торган беренче этабы биремнәре урнаштырылачак.
“Татар-информ”