Татарстанда яңа туган сабыйлар арасында Әмир, Самира һәм Ралина исемнәре популяр

2015 елның 11 аенда Татарстанда барлыгы 52 мең 435 бала туган

БӘЙЛЕ
2015 Дек 29

2015 елның 11 аенда Татарстанда барлыгы 52 мең 435 бала туган, бу узган елның шул чорына караганда, 173 балага күбрәк. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә ТР Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева бәян итте.

Шул чорда 26 мең 811 малай (51,1 процент) һәм 25 мең 624 кыз (48,9 процент) туган. Октябрьдә ЗАГС органнары хезмәткәрләре өч игезәк алып кайткан гаиләләргә документлар тапшырган. Бу шатлыклы вакыйга Казан, Чаллы һәм Түбән Камада булган. Агымдагы елда 465 игезәк туган.

Яңа туган сабыйларның гомумсанының 20 011 е (42 процент) гаиләдә беренче бала, 22 596 (43,1 процент) – икенче бала, 6142 (11,7 процент) – өченче, 1686 (3,2 процент)- дүртенче яки аннан да күбрәк.

Быел малайлар арасында популяр исемнәр Тимур, Кәрим, Әмир, Артем, Кирилл, Матвей, Данил, Максим, Александр, Егор булса, кызлар арасында Ясминә, Әминә, Арина, Азалия, София, Виктория, Ралина, Милана, Анастасия, Самира исемнәренә өстенлек биргәннәр.
«Татар-информ»


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе