Татарстанда цифрлы телевидение тапшыруларына күчү программасын гамәлгә ашыру тәмамлана

Казанда икенче цифрлы тапшыручы эшләтеп җибәрелде

БӘЙЛЕ
2015 Ноя 25

Татарстанда цифрлы телевидение тапшыруларын үстерү буенча Федераль максатчан программаны тормышка ашыру тәмамлана. Бүген Казанда икенче цифрлы тапшыргыч эшләтеп җибәрелде. Тантаналы чара Россия теле һәм радиотапшырулар челтәренең (РТРЧ) республика филиалы территориясендә узды.

Чарада ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, РТРЧ нең цифрлы радиотапшыруларын үстерү программасы чараларын планлаштыру департаменты директоры Владимир Еременко, РТРЧнең Татарстандагы филиалы директоры Владимир Якимов, БДТРКның филиалы “Татарстан” ДТРК директоры Фирдүс Гыймалтдинов катнашты.

Казанда бүген эшләтеп җибәрелгән радиотелетапшырулар челтәренә Казанның Совет районы, шулай ук шәхси секторлар, ТРның Биектау һәм Питрәч районнары да керә. “Бүген тагын бер истәлекле дата - ТР Радиотелетапшырулар үзәге гамәлгә куелуга 85 ел тулды”, - дип билгеләп үтте Роман Шәйхетдинов.

“Татарстанда цифрлы телевидение тапшыруларына күчү программасын чынга ашыру тәмамлана. Без ИФОда беренчеләрдән булып әлеге эшне төгәлләгән төбәкләрнең берсе саналабыз”, - диде ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры.

Еременко сүзләренә караганда, Татарстан - цифрлы телерадиотапшырулар үстерү программасын чынга ашыруга старт биргән өченче төбәк, әмма республика финишта беренчеләрдән. ТР Радиотапшырулар үзәге РТТЧ ен хасил итүче коллективлар арасында энҗе бөртеге булып тора. "Бу һәрвакыт беренче һәм иң яхшы булырга теләүче кешеләр. Ә иң кызыгы – аларның ул килеп тә чыга”, - дип билгеләп үтте ул тантанада. Владимир Якимов сүзләренә караганда, программа үтәлешендә республика хакимияте һәм ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы зур роль уйнаган.

Татарстанда цифрлы тапшыруларга күчү буенча программа 2010 елның мартында эшләтеп җибәрелде. Бүгенгә аны тормышка ашыру тәмамланган диярлек – республика халкының 98,5 проценты цифрлы тапшыргыч сигналын кабул итә ала. Шул вакытта республикада зур егәрлекле 6 тапшыргыч төзелгән һәм 86 – кече егәрлекле. 83 мультиплекслар формалаштыру үзәге төзелгән һәм тапшырылган. Программаны чынга ашыруга сарыф ителгән гомуми сумма 1 млрд 15 млн 700 мең сум тәшкил иткән, аның 765,7 млн сумы – федераль бюджеттан, 250 млн сумы – РТТЧ акчалары.

Якын арада республикада телеүзәкләр сигналын тоту зоналары үлчәме алыначак, аның нәтиҗәләре буенча эшне дәвам итү турында карар кабул ителәчәк. Шәйхетдинов хәбәр итүенчә, төбәк телевидениесен саклау мәсьәләсе кискен булып кала, бу мәсьәләне хәл итү зарур. Төбәк һәм район каналлары бер генә цифлы пакетка да кермиләр, каналларның гомуми саны -20.

«Татар-информ»


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе