
Конференциядә бу юнәлешләрдә фикер алышу оештырыла:
- Буа төбәгеннән чыккан татар мәгърифәтчеләре;
- Буа мәдрәсәсендә белем алган күренекле дин әһелләре;
- Мәдрәсәләрнең татар халкы тарихындагы роле.
Конференциядә татар һәм рус телләрендә чыгыш ясарга мөмкин.
Буа мәдрәсәсе – 1805 елда ачылган борынгы дини уку йортларының берсе. Биредә татар халкының күп кенә танылган дин әһелләре, мәдәният, мәгариф һәм фән эшлеклеләре белем ала. Алар арасында Һади Атласи, Зариф Бәшири, Гомәр Толымбай, Баки Халидов, Габдрахман Таһирҗанов, Ибраһим һәм Касыйм Биккуловлар, Гарифҗан Вәлиди, Шакир Мөхәммәдиев, Фатих Мортазин, Камаретдин Салихов һ.б.бар. Ул заманында иң танылган мәдрәсәләрдән була. Совет елларында ябыла.
1997 елны Буа мәдрәсәсе яңадан эшли башлый. Анда көндезге һәм кичке бүлекләрдә уку-укыту алып барыла дип хәбәр итәләр Татарстан мөфтиятеннән.