
24 майда "Казан" агросәнәгать паркында беренче тапкыр "Хәләл" республика ярминкәсе уздырыла. Ярминкәдә республика җитештерүчеләренең хәләл ризыклары: ит һәм сөт, кондитер һәм башка төр продуктлар сатылачак.
Әлеге чараны Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, ТР Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең "Хәләл" комитеты, "Казан" агросәнәгать паркы, "Хәләл" индустриясе милли ассоциясе оештыра, дип хәбәр итә ТР МДН матбугат хезмәте.
Чыганак: "Татар-информ"