Татарстанда аерылышу бусагасында торган гаилә парлары өчен “Гаиләне саклап калыйк” программасы старт алды

ТР Министрлар Кабинеты грантын алган перспективалы проект, “Доверие” социаль хезмәт күрәтү буенча комплекслы үзәге белән берлектә, Казанның ЗАГС идарәсе инициативасы тарафыннан эшләнгән

БӘЙЛЕ
2016 Янв 15

Татарстанда аерылышу бусагасында торган гаилә парлары өчен яңадан торгызу медиациясе буенча “Гаиләне саклап калыйк” уникаль программасы старт алды. ТР Министрлар Кабинеты грантын алган перспективалы проект, Балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитет каршындагы “Доверие” социаль хезмәт күрәтү буенча комплекслы үзәге белән берлектә, Казанның ЗАГС идарәсе инициативасы тарафыннан эшләнгән, дип хәбәр ителә ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе рәсми сайтында.

Проект аерылышуларны профилактикалау һәм гаиләне саклап калуга юнәлдерелгән.

Яңадан торгызу медиациясенең беренче очрашуына аерылышырга ниятләгән 7 пар килгән. Алар белән профессиональ психологлар – медиаторлар аралашкан. Әңгәмә процессында тоемланган беренчел тискәре кәеф, әкренләп, гаилә проблемасын конструктив хәл итү ягына таба үзгәргән.

Аннан ир белән хатын тагын бер дуслаштыру очрашуында катнашырга ризалык биргән. Нәтиҗәдә, алар бер-берсе белән сөйләшә башлаган, үзара мөнәсәбәтләре турында сүз кузгаткан.

Аерылышу стадиясендә булган гаилә парлары белән эш моның белән генә тәмамланмый. Гаилә парларына тагын бер ай вакыт бирелә. Бу арада алар психолог белән аралаша, шулай ук аерылышу нәтиҗәләре турында ЗАГС хезмәткәрләреннән кирәкле консультация ала.

Проектны оештыручылар ахыр чиктә ир белән хатын дөрес карар кылачагына ышана.
“Татар-информ”


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе