Татарстанда 2016 елгы чәчү кампаниясендә 11 мең трактор файдаланылачак

Быел 20 гыйнварына тракторларның 70 проценты ремонтланган

БӘЙЛЕ
2016 Янв 23

2016 елгы чәчү кампаниясендә Татарстанда 11 мең трактор, 6 меңнән артык чәчкеч, 600 дән артык чәчү комплексы һәм башка авыл хуҗалыгы техникасы файдаланышта булачак.

Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Киңәшмәне республиканың бөтен муниципаль районнары белән видеоконференция режимында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

Марат Әхмәтов язгы чәчү эшләренә техниканы әзерләү барышы турында хәбәр итте. Республика хуҗалыкларының ремонт базаларын 690 һөнәрханә һәм 773 җылытыла торган ремонт пунктлары тәшкил итә. Ремонт эшләре белән 3 мең механизатор һәм слесарь шөгыльләнә. Аның сүзләренчә, төп йөкләнеш чәчү комплексларына туры килә. Ул искәрткәнчә, 2016 елның 20 гыйнварына тракторларның 70 проценты ремонтланган. Шул ук вакытта хәзер иң кыйбат һәм күп эш таләп, махсус предприятиеләрдә төзекләндерү таләп иткән ремонт эшләре калды. ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы сүзләренчә, берничә хуҗалыкта техника белән тәэмин ителеш аеруча түбән дәрәҗәдә кала. Ул хуҗалыкларны гамәлдәге программаларда активрак катнашырга, шул исәптән лизингта да актив катнашырга өндәде.

Марат Әхмәтов искә төшергәнчә, 2015 елда Татарстанда техник модернизацияләү программасы буенча 800 авыл хуҗалыгы җитештерүчесе 5,8 млрд сумга 5 мең берәмлек техника һәм җиһаз сатып алды һәм 1,9 млрд сум күләмендә бюджет ярдәмен "60х40" схемасы буенча алдылар.

"Росагролизинг" АҖ аша федераль лизинг буенча 600 млн сумга 2 мең берәмлек техника алдылар. Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, 2016 елда авыл хуҗалыгы техникасын "60х40" схемасы буенча сатып алу программасына 2 млрд сум акча бүленгән. 2016 елда республикада гаилә фермаларын, авыл хуҗалыгы кооперативларын, яшелчә һәм җиләк кластерларын, газ-мотор техникасын субсидияләү дәвам ителә.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов язгы чәчү эшләренә әзерләнү буенча берничә мәсьәләгә игътибар итте. Вакыт күп калмады, диде Рөстәм Миңнеханов, һәм читтән кертелгән товарларны үзебездә эшләнгәннәргә алыштыруга аеруча игътибар итәргә кирәк - бу авыл хуҗалыгы техникасын запас өлешләр белән тәэмин итүгә һәм ремонтлауга кагыла.

Татарстан лидеры сүзләренчә, бүген предприятиеләр импорт техникасына өлешләр җитештерүне үзләштерәләр, бу яхшы нәтиҗәләр бирәчәк, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе