ТР Президенты Согуд Гарәбстаны компанияләрен Татарстандагы инвестицияләр белән бәйле проектларда катнашырга чакырды

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстанынының Сәүдә һәм инвестицияләр министры Мәҗед Әл-Кассаби һәм Гарәп дәүләтләре хезмәттәшлеге советы Генераль секретаре Абделлатыйф бин Рәшит Әл-Зәйяни белән очрашуда Татарстан Республикасы һәм Согуд Гарәбстаны арасындагы сәүдә-икътисади үсеше мөмкинлекләре турында сөйләште.

БӘЙЛЕ
2017 Фев 07. Фото:dumrt.ru

"Кызганычка каршы, бездә Россия Федерациясе төбәкләре турында мәгълүмат аз, Татарстан, Башкортостан, Чечня, Ингушетия һәм башка төбәкләр турында да аз беләбез. Россиягә сәяхәтем вакытында, якыннанрак танышу өчен, әлеге төбәкләргә барырга җыенам. Бүген Согуд Гарәбстаны дәүләт дәрәҗәсендә Россия белән кызыксына. Безгә авыл хуҗалыгы да, сәнәгать тә, гражданнар һәм хәрби сәнәгать тә кызыклы", - диде Абделлатыйф бин Рәшид Әл-Зәйяни.

"Әңгәмәбезнең башында ук сезгә Россия Федерациясе Энергетика министры Александр Новактан зур сәламне җиткерәм. Ул сезне Россиягә чакыруы турында искәртергә кушты. Якын арада сезнең Россиягә сәфәрегез вакытын билгеләрбез дип уйлыйм. Без "SALIC" зур авыл хуҗалыгы холдингы белән сөйләштек, машина төзелешендә дә сезгә күрсәтерлек эшләнмәләр бар. Сәүдә-сәнәгый хезмәттәшлек белән беррәттән, мәдәният һәм фән өлкәсендә дә сөйләшергә темаларыбыз бар", - диде ТР Президенты.

"Без икътисади һәм инвестицияләр өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтүгә шатбыз. Энергетика һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлек итү өчен мөмкинлекләр бар. Без илегезне "КАМАЗ" автомобильләре белән тәэмин итүгә шат - ул Париж-Дакар раллиенда даими рәвештә җиңә. Вертолетлар, авыр йөк суднолары, нефть химиясе продукциясе, минераль ашламалар, нефть-газ җиһазлары, суыткыч техника, азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы товарлары, һәм Татарстан Республикасында җитештерелүче башка товарлар белән тәэмин итәргә әзербез", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты Согуд Гарәбстаны компанияләрен Татарстандагы инвестицияләр белән бәйле проектларда катнашырга чакырды. Аның сүзләренчә, Татарстанда зур күләмле проектлар гамәлгә ашырылуы көтелә - "ИнноКам" Кама инвестицион территориаль-җитештерү кластеры, Свияжск мультимодаль логистика үзәге, "Мәскәү-Казан" югары тизлекле магистрале һәм "Европа - Көнбатыш Кытай" транспорт коридоры төзелүе көтелә. Татарстан Президенты очрашуда катнашучыларга Россия Федерациясе һәм ислам дөньясы илләренең икътисади багланышлар өчен төп мәйданчыгы булган KazanSummit халыкара форумы турында хәбәр итте.

Очрашу ахырында Татартсан Президенты Согуд Гарәбстаны делегациясен KazanSummit форумында катнашырга чакырды. Ул быел 18-20 май көннәрендә үтә.

Татарстан Республикасы делегациясе составында ТР Премьер-министры урынбасары - Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Президенты ярдәмчеләре Радик Гыйматдинов һәм Камил Исхаков, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Данис Вәлиев, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев, "Татнефть" ГАҖ генераль директоры Наил Маганов, "ТАИФ" ААҖ директорлар советы рәисе, "ТАИФ" ААҖ генераль директорының беренче урынбасары Рөстәм Сүлтиев, "Ак Барс" банк ГАҖ Идарәсе рәисе Зөфәр Гәрәев һәм башкалар катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе