2012 Сен 25
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи урыннарын карады. Республика башлыгы белән шулай ук ТР Президентының ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТРның төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР прокуроры Кафил Әмиров, Казан мэры Илсур Метшин да бар иде.
Президент сәфәр кылган тарихи урыннар арасында ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең "Мәрҗани” мәчете каршында эшләп килә торган Казан Ислам көллияте шәкертләренең тулай торак бинасы да бар иде дип хәбәр итте "Думрт.ру".