Татарстан нәзарәте вәкилләре Пановка авылындагы 3 нче төзәтү колониясендә булды

Татарстан мөфтие киңәшчесе Илдар хәзрәт Баязитов сөйләгәнчә, биредәге җирле мәчеткә күбесенчә яшьләр йөри. Моннан берничә ел элек биш-алты кеше генә булса, хәзер җомгаларга иллеләп кеше җыела. Тоткыннар арасыннан активист билгеләнгән. Намазларны алып бару өчен мәчеткә җыелу, дини китапларны тарату эше Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе белән килештерелеп башкарыла.

БӘЙЛЕ
2017 Окт 18. Фото:dumrt.ru

ТР мөселманнары Диния нәзарәте Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе белән тыгыз багланышта тора. Һәр колония белән эшләү өчен дин әһелләре билгеләнгән, эш җайга салынган. Имамнар иректән мәхрүм ителгәннәргә рухи тәрбия бирү һәм алар, төрмәдән чыккач, иректәге тормышка җайлашу кагыйдәләрен төшендерү юнәлешендә вәгазьләр сөйли, нәсыйхәтләрен җиткерә.

Питрәч районы Пановка авылында урнашкан 3 нче төзәтү колониясендә Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөфти киңәшчесе Илдар хәзрәт Баязитов булды. Камил хәзрәт биредәге мәчет белән танышты. Вакытның кадерен белергә, буш вакытта Коръән укырга һәм татар телен өйрәнергә чакырды. “Гарәп телен өйрәнү өчен укытучы кирәк. Дәреслекләр таләп ителә. Ә менә гарәп хәрефләрен, иске имляны бер айда өйрәнергә мөмкин. Нихәтле хезмәтләребез дөнья күргән 1917 елгы революциягә кадәр! 30 меңнән артык! Аларның бит күбесе иске имляда татар телендә язылган. Коръән тәфсирләре, хәдис җыентыклары, дини вәгазьләр, хөтбә, сорау-җавап китаплары. Хәтта мөфти Галимҗан Баруди балалар өчен математика буенча бик аңлаешлы, матур итеп дини мисаллар белән дәреслек чыгарган. Габдрәшит Ибраһимов, Морад Рәмзи, Шиһабетдин Мәрҗани бар мөселман дөньясына билгеле фидакарьләребез булганнар, алар мөселман дөньясында үз фикерләре белән бик актив катнашканнар. Хәтта Сарман районы Иске Әлмәт авылыннан чыккан Морад Рәмзи Мәккәдә дәрес биргән. Алар бит үз туган телләрендә – татар телендә мәдрәсәләрдә белем алганнар. Вакытларын дөрес файдаланып, барлык дини фәннәрне үзләштергәннәр. Әбүгалисина медицина тарихында беренче операция ясаган шәхес. Ә бит ул Коръәнне бик яшьли яттан белгән. Шуңа күрә динне өйрәнегез, Коръәнне укыгыз”, – дип мөрәҗәгать итте Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Ул шулай ук урта дини уку йортларына, РИИ, КИУ кебек югары уку йортларына кабул ителүдә яшь буенча бернинди чикләүләр булмавына басым ясады. Тоткыннар шулай ук Камил хәзрәткә җибәрелгән китаплар өчен рәхмәтләрен ирештерде, аудиовәгазьләр аша да дини белем эстәүләре турында әйтте. Күп илләрдә Коръән хафизлар әзерләү үзәкләренә балаларны гына җыялар. Ә Казанда теләге булган һәркем рәхим итә ала.

Татарстан мөфтие киңәшчесе Илдар хәзрәт Баязитов Яшел Үзәндәге колониядә узган атнаны Коръән уку конкурсы оештырылуы турында белдерде. Шундый кызыксындыру чаралары уздырып, хәтта берничә җүз Коръән ятлаучыларның да барлыгы ачыклана икән.

Татарстан мөфтие очрашулар уздыруның әһәмиятле булуын билгеләп, тоткыннарга ислам диненең кыйммәтләре, аерым алганда, вакытны, гомерне дөрес файдалануның әһәмияте, Ватанны сөю турында вәгазь сөйләде, имам Нәвәвиның “Кырык хәдис” китабында китерелгән икенче хәдискә тукталды. Биредә ислам диненең нигезләре, ихласлылык турында әйтелә. Камил хәзрәт шулай ук тоткыннарның гөнаһлар, шәригать хөкемнәре, хәләл һәм хәрәм төшенчәләренә караган сорауларына җавап бирде.

Илдар хәзрәт Баязитов сөйләгәнчә, биредәге җирле мәчеткә күбесенчә яшьләр йөри. Моннан берничә ел элек биш-алты кеше генә булса, хәзер җомгаларга иллеләп кеше җыела. Тоткыннар арасыннан активист билгеләнгән. Намазларны алып бару өчен мәчеткә җыелу, дини китапларны тарату эше Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе белән килештерелеп башкарыла.

Камил хәзрәт Сәмигуллин киләчәктә “Хузур” нәшрияты бастырган китаплар белән ярдәм итәргә, Коръәннең татар телендә дөнья күрәчәк тәфсирен бүләк итеп таратырга вәгъдә бирде. Очрашу истәлеге итеп иректән мәхрүм ителгәннәр Камил хәзрәткә кулдан эшләнгән Диния нәзарәте эмблемасын бүләк иттеләр.

Күп еллар дәвамында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе белән актив хезмәттәшлек итә. Иректән мәхрүм ителгәннәрнең тыныч тормышка кайтып яши башлауда “Социаль тернәкләндерү һәм җайлашу” (АНО ЦРА) оешмасы белән берлектә алып барыла. Татарстан Республикасының барлык төзәтү учреждениеләрендә гыйбадәт бүлмәләре яки мәчетләр эшли, аларда махсус әзерлекле имамнар хезмәт куя. Республика колонияләрендә шәригать кануннарын үтәүче 600 дән артык мөселман бар дип хәбәр итә Татарстан мөфтиятенең матбугат хезмәте. Бишенче төзәтү колониясендә мәчеткә 200 кеше йөри, бу зур күрсәткеч дип санала. 2017 елда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин 5 нче, 18 нче, 2 нче, 3 нче төзәтү колонияләрендә, 17 нче колония-поселениедә, шулай ук Козловкадагы (Чувашия Республикасы) хатын-кызлар колониясендә булды.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе