
Бүләкне тапшыру вакында Разил Вәлиев үзенә бүләк бирелүе турында ишеткәч гаҗәпләнеп калуы хакында әйткән.
- Мин турыдан-туры дин әһеле түгел бит. Халык аңлар микән дип, бер төн йокламадым.
Дин өлкәсендә нинди эшләр башкардым дип уйлый торгач, кайбер нәрсәләр искә төште. Безнең әнкәй ягы бик дини иде. Әнием биш намазын калдырмады. Ул, мәчет манарасын алгач, айны яшереп куйган. Әле коммунистлар заманында 1979 елда, китабымны чыгаргач, авылга кайтып, шул китапның гонорар акчасына үзебезнең авыл мәчетенең манарасын торгызган идем.
Шуннан, Казанга кайткач, Мәрҗани мәчетенә барып, Габделхак хәзрәткә бу хакта сөенеп сөйләдем. Ул вакытта, бигрәк тә 80 нче еллар ахыры-90 нчы еллар башында, Габделхак хәзрәт белән бик тә аралашып яшәдек.
Ул чакта мин Татарстан Милли китапханәсен җитәкли идем. Хөкүмәт карары белән безгә Печән базары мәчетен бирделәр. Без анда борынгы китапларны сакладык. Татарстан Милли китапханәсе хисабына Печән базары мәчетенә манара куйдырдык. Ул хәзер дә бик матур тора.
Аннары, китапларга урын җитмәгәч, Гали мәчете, Баруди мәчетен бирергә уйлаганнар иде, аларына инде куәтебез җитмәде. Менә аларны хөкүмәтебез белән бергә мөфти хәзрәтләре бик матур итеп төзекләндереп куйдылар. Безнең комитет эшчәнлеге дә дини эшләр белән бәйле. Татарстан Дәүләт Советының да иң беренче кабул иткән законнарыннан берсе “Вөҗдан иреге турында һәм дини берләшмәләр турында” Татарстан Республикасы Законы булды. Аны әзерләүдә, кабул итүдә турыдан-туры катнаштым. Шулар хакында искә төшергәч тынычландым. Алга таба да милләт, дәүләт белән динне бергә алып барсак, эшләребез уңышлы булыр, - дигән.
Бүләк иясе укуларга буш кул белән килмәгән. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга “Җыен” фонды татар халык шагыйре Г. Тукайның 130 еллыгы уңаеннан нәшер иткән ике томлык җыентыкны бүләк иткән. “Бу китапларга кергән Тукай турындагы хатирәләрнең дүрттән бер өлеше беркайда да басылмаган. Тукайның нәселе 7 буыны - муллалардан. Бу китаплар Тукайны бөтенләй башка яктан ача”, - дигән Разил Вәлиев.