"Мөселманнар кан коймый!" дигән шигарь белән уздырылган әлеге донорлык акциясе мөселманнарның һәрвакыт ярдәм итәргә әзер булуын күрсәтү максатыннан оештырылды.
Кан бирү үзәге Баш табибы Рамил Тураев, мөселманнарның ниятен хуплап, кан бирүнең җәмгыять өчен нинди зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте.
Камил хәзрәт, кан тапшырыр алдыннан, теркәлде, кан анализы тапшырды, аны терапевт та карады. Боларның барысы да канга ихтыяҗы булган кешенең сәламәтлегенә зыян салмау өчен эшләнә.
"Ислам дине кан тапшыруны тыймый, чөнки без кемнеңдер гомерен һәм сәламәтлеген саклап калуга үз өлешебезне кертәбез, - диде Камил хәзрәт Сәмигуллин. - Аллаһы Тәгалә Коръәндә: "... Әгәр берәү бер кешене үлемнән коткарса, бөтен кешеләрне үлемнән коткарган кебек булыр”, - дип әйтә (Мәидә сүрәсе, 32 аять). Бу хакта мөфтиятнең матбугат хезмәте хәбәр итә.