
Бүген мөфтияткә Россия ислам институтында читтән торып “теология” белгечлеге буенча белем алучы Кырым Диния нәзарәте вәкилләре килде. РИИның уку-укыту бүлеге мөдире Нәзирә Гыйззатуллина кунакларга Татарстан мөфтиятенең эшчәнлеге турында сөйләде. Аерым алганда, сүз мәчетләр каршында, мәдрәсәләрдә һәм югары уку йортларында уку-укыту процессын оештыру турында барды.
Кырым кунакларына шулай ук яңа уку елында гамәлгә кергән “Урта һөнәри дини белем бирүнең уку-укыту стандартлары” турында да бәян иттеләр. Уку-укыту методик берләшмәсенең бүгенге көндә югары дини уку йортлары өчен дә стандартлар әзерләвен сөйләделәр.
Соңыннан Кырым кунакларына мөфтият буенча экскурсия үткәрделәр.
Нәзарәт сайтыннан.