
Очрашу нәзарәт вәкилләре алып килгән күчтәнәчләр белән сыйланып, чәй табыны артында үтте. Камил хәзрәт иректән мәхрүм ителгәннәргә әдәп-әхлак, динебез кыйммәтләре, якынлашып килүче Корбан гаетенең тарихы һәм республикада бу уңайдан нинди чаралар үткәрелүе хакында сөйләде. Мөфти хәзрәтләре аларны дәүләт кануннарын һәм динебез кушканнарны тиешле дәрәҗәдә үтәргә, вакытны файдалы итеп үткәрергә - тәүбә итәргә, Коръәнне өйрәнергә һәм игелекле эшләр эшләргә чакырды. Ул Корбан ите белән иректән мәхрүм ителгәннәрнең дә тәэмин ителәчәген хәбәр итте.
Очрашу барышында төзәтү колониниясендә утыручылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде. Чара күмәк намаз белән тәмамланды.
Әлеге колония мөселманнары дини агарту өлкәсендә актив эшчәнлек алып бара. Алар тарафыннан "Җеназа әлифбасы" дигән китап язылып, тәкъдим ителгән. Сөекле Пәйгамбәребезнең туган көне алдыннан Мөхәммәд пәйгамбәргә багышланган семинар оештырылган.
ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте белән берлектә Римма Гатина.