ТАТАРСТАН МӨФТИЯТЕ ТАТАР ШӘМАИЛЛӘРЕ КОНКУРСЫН ИГЪЛАН ИТӘ

Шәмаил – татар халкы рухи мирасының аерылгысыз өлеше саналучы борынгы мөселман хаттат (каллиграфия) сәнгате.

БӘЙЛЕ
2015 Фев 12

Шәмаил – татар халкы рухи мирасының аерылгысыз өлеше саналучы борынгы мөселман хаттат (каллиграфия) сәнгате. Шәмаил – буыннардан буыннарга күчкән күңел догасы.

Изге Коръән аятьләре, сүрәләр язылган шәмаилләр элек-электән татар өйләрен бизәп, нур өстәп торган. Безнең халык еш кына шәмаилләрне пыялага, төсле фольгалар кулланып һәм милли бизәкләр төшереп ясаган.

Шәмаилләргә бәйле традицияләрне саклау һәм ныгыту максатыннын конкурс уздырыла. Татар шәмаиле конкурсы ТР МДН оештырган “Минем өемнең шәмаиле” республика акциясе кысаларында үткәрелә.

Конкурс номинацияләре:

Профессиональ каллиграфия. Әлеге номинациягә пыялага ясалган классик татар шәмаилләре кабул ителә. Җиңүчеләргә премияләр каралган (20 мең сум, 15 мең сум, 10 мең сум). Иң яхшы эшләр акциянең махсус каталогына кертеләчәк. Эшләр А4 (210 мм-297мм) - А2 (420мм-594мм) форматында кабул ителә. Өстенлек стандарт форматларга бирелә (А4, А3, А2).

Һәвәскәр каллиграфия. Әлеге номинациядә автор үзе теләгән техниканы кулланып ясаган шәмаилләр кабул ителә. Җиңүчеләргә премияләр каралган (7 мең сум, 5 мең сум, 3 мең сум). Иң яхшы эшләр акциянең махсус каталогына кертеләчәк.

Балалар иҗаты. Катнашучыларны һәм җиңүчеләрне истәлек бүләкләре, грамоталар, рәхмәт хатлары көтә. Иң яхшы эшләр акциянең махсус каталогына кертелергә мөмкин.

Гаилә ядкаре. Әлеге номинациягә гаилә шәмаилләре фотолары кабул ителә. Иң үзенчәлекле эшләр акциянең махсус каталогына кертеләчәк һәм шәмаилләр күргәзмәсендә урын алачак. Гаилә шәмаилләрен саклаучыларга истәлек бүләкләре тапшырыла. Шулай ук аларга шәмаилләрендәге язулар укып күрсәтеләчәк һәм тәрҗемә ителәчәк.

Конкурста катнашкан иң яхшы шәмаилләр күргәзмәсе "Кол Шәриф" мәчетендә 15 майдан алып 15 июльгә кадәр уздырылачак. Конкурска килгән эшләрне профессиональ жюри һәм 15 -21 май көннәрендә үткәреләчәк тавыш бирүдә катнашучылар бәяли. Җиңүчеләр 21 майда – Идел буе Болгарында Ислам кабул итү көнендә игълан ителә. Җиңүчеләр “Яңа Гасыр” телеканалының татар шәмаилләре сәнгатенә багышланган тапшыруларында катнаша ала.

Конкурс эшләре фотографияләрен 25 апрельгә кадәр info@dumrt.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк. Фотографияне җибәргәндә авторның тулы исеме, номинация һәм иҗат эше исеме күрсәтелергә һәм катнашучы хакында кыскача мәгълүмат язылган булырга тиеш.

Конкурсны оештыручылар: Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, “Татар сәнгате һәм мәдәнияте (Татар шамаилләре галереясе) клубы” иҗтимагый оешмасы, “Казан кремле” музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музее.

Мәгълүмати партнерлар: «Татмедиа», “Яңа гасыр”, “Хузур” нәшрият йортыдип хәбәр итте Диния нәзарәте матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе