Татарстан мөфтияте һәм ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты чит ил архивларындагы гарәп һәм иске татар телендәге тарихи документларны барлый

Нәзарәттә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Ирада Аюпова белән эшлекле очрашуы үтте. Ике оешманы очраштыру һәм хезмәттәшлек юлларын барлау нияте ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән Татарстан делегациясенең Иран Ислам республикасына рәсми сәфәре барышында барлыкка килде.

БӘЙЛЕ
2017 Май 03. Фото:dumrt.ru

ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе бергәләшеп татар һәм чит ил галимнәренә кагылышлы архив документларын өйрәнү һәм бу уңайдан махсус төркем булдыру тәкъдиме белән чыкты. Хезмәттәшлекне берничә юнәлештә алып бару күздә тотыла: гарәп һәм иске татар телендәге тарихи документларны тәрҗемә итү, Татарстандагы һәм Россиянең башка төбәкләрендәге архивларны өйрәнгәндә эксперт буларак катнашу, шулай ук чит ил архивларында сакланучы тарихи документларны фәнни яктан өйрәнү, табу һәм реставрацияләү, вакф өлкәсендә хезмәттәшлек итү.

Мөфти, Ирада Аюпованың хезмәттәшлеккә әзер булуын хуплап, нәзарәтнең бу өлкәдә шактый файдалы була алуын билгеләп үтте.

Шунысы игътибарга лаек: Диния нәзарәте татар дин галимнәренең мирасын барлау һәм торгызуда актив эш алып бара. Танылган татар галимнәренең мирасы белән танышу, аларны халык арасында популярлаштыру нияте белән, "Хузур" нәшрият йорты тарафынан «Даруль-кутуб» электрон китапханәсе булдырылды. 2015 елда мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин инициативасы белән «Китапка кылыйк хисап» исемле иске татар китапларын җыю буенча акция оештырылды. Хәзерге вакытта әлеге китаплар нәзарәт белгечләре, тарихчылар тарафыннан өйрәнелә, дип хәбәр итә мөфтиятнең матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе