Татарстан мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе Илдар хәзрәт Баязитов һәм нәзарәтнең дәгъват бүлеге хезмәткәре Марсель Мингалиев Яшел Үзән районындагы бишенче төзәтү колониясендә булды. Биредә гыйбадәт кылучы 200 мөселман утыра.
Тоткыннар белән очрашу төзәтү колониясендә эшли торган мәчеттә башланып китте. Дин әһелләре белән аралашырга гыйбадәт кылучылар җыелды. Хөкем ителгәннәр, чәй өстәле артында кунаклар алып килгән тәм-томнарны авыз итеп, үзләрен борчыган мәсьәләләр хакында сөйләде, хәзрәтләрнең фикерләре белән кызыксынды. Сөйләшү барышында Корбан гаетенә әзерлек алып бару, гает намазын үткәрү, корбан ите белән тәэмин итү хакында да әйтелде.
Иректән мәхрүм ителгәннәр Татарстан мөфтияте һәм "Ярдәм" милли ислам хәйрия фондының, алдагы еллардагы кебек, изге Корбан бәйрәме алдыннан ярдәм күрсәтеп, башка дин кардәшләре белән бергә корбан итеннән авыз итә алачагына өмет белдерде.
Нәзарәт вәкилләре, форсаттан файдаланып, колониянең җитештерү өлкәсендәге эшчәнлеге белән дә танышты, колония хәзмәткәрләре һәм башка тоткыннар белән аралашты.
Билгеле булганча, Диния нәзарәте Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Колониягә тоткыннар белән эшләү өчен махсус имамнар әзерләү, аларны эшләтүдә аерым эш алып барыла. Яшел Үзән районындагы бишенче төзәтү колониясенә дә атнаның һәр чәршәмбесендә, имам Ленар хәзрәт Сәләхов килеп - дәресләр һәм тоткыннарны борчыган сорауларга җавап бирә.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте белән берлектә Римма Гатина.