Татарстан мөфтие Рамазан ае башлану белән котлады

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Рамазан ае башлану уңаеннан мөрәҗәгать белән чыкты.

БӘЙЛЕ
2013 Июл 10
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Рамазан ае башлану уңаеннан мөрәҗәгать белән чыкты.

"Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ! Мөхтәрәм дин кардәшләребез! Сезне Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән барлык айларның солтаны булган изге Рамазан ае башлану белән чын күңелемнән тәбрик итәм!

Мөбарәк Рамазан ае – барлык гөнаһлардан арыну, рухи яктан пакьләнү, миһербанлылык, шәфкатьлелек һәм юмартлык ае. Аллаһ Раббыбыз безгә бу мөкатдәс айда изге максатларыбызга ирешергә, җәннәткә якынаерга күп мөмкинлекләр биргән. Шуңа күрә аның һәр мизгеленең кадерен белеп, югары бәяләп, зур җаваплылык белән үткәрик. Бу айда Аллаһы Тәгалә Үзенең рәхмәт ишекләрен ача, игелекле гамәлләребез өчен савапларны күпкә арттырып бирә, шуны һәрвакыт истә тотсак иде.

Рамазан аена карата мәрхәмәтебез, аны зурлавыбыз – якыннарыбызга, мохтаҗларга, фәкыйрь-зәгыйфьләргә күрсәткән ярдәмебез ул. Кешеләргә һәрвакыт ачык йөз белән мөрәҗәгать итик, мохтаҗларның, ятимнәрнең күңелләрен шатландырыйк, туган-тумача, кардәшләребезнең хәлләрен белик, аларны да Рамазан ае белән котларга онытмыйк. Шул вакытта, иншАллаһ, безне кайгы-хәсрәтләр читләтеп үтәр, изге теләкләребез кабул булыр.

Рамазан аенда һәркайсыбызга, күңел түрләребезне сафландырып, изге гамәл-гыйбадәтләр кылып, Аллаһы Тәгаләнең чиксез рәхмәтенә, дөнья-ахирәт бәхет-сәгадәтенә ирешергә насыйп булса иде. Аллаһ Раббыбыз ил-көннәребезгә, җан-тәннәребезгә тынычлык, иминлек һәм саулык-сәламәтлек бирсә иде”, - диелә мөрәҗәгатьтә.
Чыганак: "Татар-информ"

avatar
1 Marco • 23:45, 2013 Июл 21
Good job maikng it appear easy.
Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе