ТАТАРСТАН МӨФТИЕ КАМИЛ ХӘЗРӘТ СӘМИГУЛЛИННЫҢ ХАЛЫКЛАР БЕРДӘМЛЕГЕ КӨНЕ БЕЛӘН КОТЛАВЫ

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Халыклар бердәмлеге көне белән котлавы

БӘЙЛЕ
2015 Ноя 04

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим! Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллахи вә бәрәкатүһ!

Мөхтәрәм татарстанлылар! Ихластан дәүләт бәйрәме - Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйм! Күпмилләтле Татарстан өчен Халыклар бердәмлеге көне төрле милләт һәм дин вәкилләренең берләшү билгесе булып тора. Бу көн безнең өчен аерым бер мәгънәгә ия. Раббыбыз Коръәндә әйткән: “Ий кешеләр, Без сезләрне ир вә хатын итеп халык кылдык, вә сездән халыклар вә кабиләләр кылдык бер-берегезне танып, белер өчен (Хүҗүрат сүрәсе,13 нче аять)”.

Республикабыздагы бердәмлек ул, милләтләр килешеп яшәвенә күркәм бер үрнәк. Һәм милләтләрнең үзара татулыгы туган җиребез тынычлыгын, үсешен тәэмин итүче күрсәткеч, дип саныйм.

Тарихтан күренгәнчә, иң кыен вакытларда, шартларда Россиянең төрле милләт, дин вәкилләренең килешүе төрле авырлыклардан чыгарга, алга таба барырга, үсәргә этәргеч биргән. Без дә, туган илебезне-җиребезне яратып һәм аның үсеше өчен берләшеп, бер-беребезне хөрмәт итеп, гасырлар дәвамында дус-тату, тыныч, төрле өлкәләрдә уңышларга ирешеп яши алабыз.

Шул ук вакытта бүгенге заман чынбарлыгы буыннар арасындагы бәйләнешне, халкыбызның тарихи, мәдәни, рухи кыйммәтләрен саклау, яшь буында ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияләү бурычын үтәүне таләп итә.

Аллаһы Тәгалә ил-көннәребезгә иминлек, тынычлык, бәрәкәт сорап кылган догаларыбызны кабуллардан кылып, төрле халыкларга үзара килешеп, дустанә яшәргә ярдәм итсә иде.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе