
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәскәүдә унберенче мәртәбә уздырылган Мәүлид бәйрәмендә катнашты. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләлаһү гәләйһи вә сәлламнең туган көненә багышланган чарага билгеле дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре һәм сәясәтчеләр чакырулы иде.
Тамашачылар хозурына Пәйгамбәребез салләлаһү гәләйһи вә сәлламгә багышланган “Җан белән сөйләшү” дип исемләнгән тамаша тәкъдим ителде. Театральләштерелгән кичә халыкны ислам дине барлыкка килгән һәм үсеш алган дәверләргә алып кереп китә. Драматик хикәяләү тарихи чигенешләр белән алышынып, төп геройның кешелекне борчыган сорауларга җавап эзләүе белән үрелеп бара.
Кичәдә төп рольләрне танылган артист Марат Бәшәров, дин әһеле Шамил хәзрәт Әләүтдинов, тамашаның сценарий һәм җыр сүзләре авторы Ренат Абянов башкарды. Мәдәни-агарту кичәсендә мөнәҗәтләр белән Сәидә Мөхәммәтҗанова да чыгыш ясады, диелә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәрендә.