Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Чүпрәле, Апас районнарына хезмәти сәфәр кылды

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Чүпрәле, Апас районнарына кылган сәфәрендә Чүпрәле районы башлыгы Александр Шадриков һәм ике район имамнары белән очрашты

БӘЙЛЕ
2015 Ноя 19

18 ноябрдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башта Чүпрәле мөхтәсибәтенә эшлекле сәфәр кылды.

Сәфәр Чүпрәле районы башлыгы Александр Валерьевич Шадриков белән очрашудан башланды. Аның барышында дин әһелләре җирле хакимият вәкилләре белән райондагы дини вәзгыять хакында, дини эшләр, имамнар турында фикерләште. Шулай ук Татарстан мөфтие Чүпрәле районы башлыгы Александр Шадриковка III Республикакүләм ифтарны оештыруга зур өлеш кертүе өчен рәхмәт белдерде.
Очрашуда шулай ук мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, имам-мөхтәсиб Рөстәм хәзрәт Рәкыйпов та катнашты, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Чүпрәле районы башлыгы нәзарәт вәкилләре белән бергә Иске Чүпрәле авылындагы җәмигъ мәчет һәм мәдрәсә төзелешендә булды. Камил хәзрәт сәфәре кысаларында Чүпрәле районы имамнары белән очрашып, аларга Рәхмәт хатлары һәм имамлык вазыйфасы расламасы - шәһадәтнамәләр дә тапшырды.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Чүпрәледән соң, Апас районына эшлекле сәфәр кылды. Биредә ул җирлектәге имамнар, хакимият вәкилләре белән очрашулар уздырды. Әлеге очрашуларда мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм район имам-мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев катнашты.
Имамнар белән аралашканда мөфти дин әһелләренең дини эшчәнлеккә кагылышлы сорауларына җавап бирде, традицион ислам үсешенә зур өлеш керткән өчен рәхмәтен җиткерде.

Шулай ук мөфти Апас районы башлыгы Рәшит Заһидуллинның III Республика ифтарын оештыруга зур өлеш керткәне өчен Рәхмәт хаты тапшырды.

“Татар-информ”


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе