
Мөфти сүзләренчә, төрле диндәге һәм милләттәге кешеләрнең үзара килешеп һәм аңлашып яшәүләре вә эшләүләре Татарстанның визит карточкасы булып тора. Һәм мөселманнарны экстремистик, радикаль оешма һәм төркемнәрнең конфессияара мөнәсәбәтләрне җимерергә маташулары борчымый кала алмый.
Очрашу кысаларында, аларны республиканың мөселманнар өммәте белән таныштыру, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тормышка ашыра торган социаль проектлар һәм, гомумән, конфессияара, милләтара килешеп яшәүне үстерү, саклауга юнәлдерелгән җөмһүрият кешеләре тормышын күрсәтү ният ителә. Очрашу вакытында православие христианнары белән үзара килешеп эшләүгә аерым игътибар бирелер, дип көтелә.