Татарстан мөфтие Гашүрә көне уңаеннан мөрәҗәгать белән чыкты

Бүген кояш, офык артына кереп баеганнан соң, ахшам намазына азан әй­телү белән изге Мөхәррәм аеның унынчы төне Гашүрә көне керә. Бу - барлык мөселманнар һәм кешелек тормышында истәлекле көн. Гашүрә көнендә күп кенә Пәйгамбәрләр бәла-казалардан һәм кайгы-хәсрәттән котылганнар. Мисал өчен, пәйгамбәребез Ибраһим галәйһиссәлам уттан, пәйгамбәребез Юныс галәйһиссәлам кит карыныннан котылган, пәйгамбәребез Якуб галәйһиссәлам күрү сәләтенә ия булган, пәйгамбәребез Әюб галәйһиссәлам тулысынча савыккан, шулай ук пәйгамбәребез Муса галәйһиссәлам Фиргавен гаскәреннән имин булган, пәйгамбәребез Гайсә галәйһиссәлам тере хәлдә Аллаһыга ашкан һ.б.

БӘЙЛЕ
2017 Сен 29. Фото:dumrt.ru

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.

Әссәламүгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!

Мөхтәрәм дин кардәшләребез!

Бүген кояш, офык артына кереп баеганнан соң, ахшам намазына азан әй­телү белән изге Мөхәррәм аеның унынчы төне Гашүрә көне керә. Бу - барлык мөселманнар һәм кешелек тормышында истәлекле көн. Гашүрә көнендә күп кенә Пәйгамбәрләр бәла-казалардан һәм кайгы-хәсрәттән котылганнар. Мисал өчен, пәйгамбәребез Ибраһим галәйһиссәлам уттан, пәйгамбәребез Юныс галәйһиссәлам кит карыныннан котылган, пәйгамбәребез Якуб галәйһиссәлам күрү сәләтенә ия булган, пәйгамбәребез Әюб галәйһиссәлам тулысынча савыккан, шулай ук пәйгамбәребез Муса галәйһиссәлам Фиргавен гаскәреннән имин булган, пәйгамбәребез Гайсә галәйһиссәлам тере хәлдә Аллаһыга ашкан һ.б.

Әлеге көндә ураза тоту сөннәт санала. Бу хакта имам Бохариның хәдисләр җыентыгында түбәндәге хәдис китерелә: “Аллаһы Илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләм Мәдинәгә күченгәч, ул яһүдләрнең Гашүрә көнендә ураза тотуларын белә һәм алардан: “Нинди ураза соң бу?” – дип сорый. Аңа: “Бу бик мөбарәк көн. Бу көндә Аллаһы Тәгалә Муса галәйһиссәламне һәм Израиль халкын аларның дошманнарыннан коткара”, - дип җавап кайтаралар. Пәйгамбәр: “Мин сезгә караганда Мусага якынрак”, - дип әйткән. Шуннан соң ул бу көндә ураза тотарга өнди.

Әмма шунысын да билгеләп узарга кирәк: Китап әһелләреннән аерылып тору өчен, уразаны өстәмә рәвештә Гашүрә көненә бер көн кала яисә Гашүрә көненнән соң да өстәп тотарга кирәк. Хәдисләрдә әйтелгәнчә, Гашүрә көнендә тотылган ураза өчен зур савап бирелә.

Имам Мөслимнең хәдисләр җыентыгында “Рамазан аеннан соң иң яхшы ураза ул – Аллаһы аендагы Мөхәррәм уразасы” дигән хәдис китерелә.

Ихлас күңелдән барлык мөселманнарны да әлеге истәлекле көн белән тәбрик итәм һәм Аллаһы Тәгаләдән һәрбер мөэмин-мөселманның ике дөнья бәхет-сәгадәтенә дә ирешүләрен сорап дога кылам. Әмин.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе