Татарстан мөфтие эшлекле сәфәр белән Дагстан башкаласында

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Дагстан башкаласында үткәрелүче “Тынычлыкны һәм тотрыклылыкны саклауда ислам оешмаларының урыны” дип исемләнгән Төньяк Кавказ дини лидерларының II Конгрессында катнаша.

БӘЙЛЕ
2015 Дек 08

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Дагстан башкаласында үткәрелүче “Тынычлыкны һәм тотрыклылыкны саклауда ислам оешмаларының урыны” дип исемләнгән Төньяк Кавказ дини лидерларының II Конгрессында катнаша.

Чарада Төньяк Кавказ дини лидерлары, Кырым һәм Татарстан дини оешмалары, дини белем бирү оешмалары җитәкчеләре, Халыкара ислам миссиясе, дәүләт органнары һәм иҗтимагый оешма вәкилләре катнаша.

Конгресс барышында төбәктәге дини вазгыять, Төньяк Кавказ федераль округында тынычлыкны һәм тотрыклылыкны ныгыту, яшьләргә рухи-әхлакый тәрбия бирү һәм дәүләт-конфессия мөнәсәбәтләре юнәлешләрендә тәҗрибә уртаклашу күздә тотыла.

Чараны Вөҗдан иреге, дини оешмалар белән эшләү Комитеты һәм Дагстан мөфтияте “2015 елда Дагстан Республикасында терроризм идеологиясенә каршы тору комплекслы программасы” дигән дәүләт программасын тормышка ашыру максатыннан оештырдыла.

Иртән Камил хәзрәт Дагстан мөфтие Әхмәд хаҗи Абдулаев һәм яшь мөселманнар белән очрашты.
Нәзарәт сайтыннан.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе