Татарстан мөфтие Әбу-Дабидә ислам галимнәре белән очраша, дөньякүләм билгеле ислам галимнәре хезмәтләре белән таныша

“Экстремизм барлыкка килү сәбәпләре. Бу проблеманы ничек хәл итәргә?” дигән темага багышланган сөйләшүдә Татарстан дини даирәсе катнаша

БӘЙЛЕ
2016 Фев 26
Бу көннәрдә Берләшкән Гарәп Әмирлекләре башкаласы Әбу-Даби шәһәре үзенә төрле илләрдән дин галимнәрен җыйды. “Экстремизм барлыкка килү сәбәпләре. Бу проблеманы ничек хәл итәргә?” дигән темага багышланган сөйләшүдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, шулай ук нәзарәтнең Голәмәләр шурасы баш секретаре, РИУ проректоры Рөстәм хәзрәт Нургалиев та катнаша, диелә нәзарәттән алынган хәбәрдә. Татарстан мөфтие Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эшлекле сәфәре кысаларында ислам галимнәре белән аралашты һәм дөньякүләм билгеле ислам галимнәре хезмәтләре белән танышты. Ул Мөхәммәд Заһид әл-Кәүсәринең (р.г.) китабында татар галиме Шиһабетдин Мәрҗани һәм Казанда басылган китаплар турында язылганын билгеләп узды. “Әлеге тарафларда нәшер ителгән басмалар күп сандагы кулъязмалардан кыйммәтлерәк. Аларны күптәннән инде табу авыр”, - дип язган ислам галиме. Фотосурәт dumrt.ru сайтыннан алынды

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе