
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Бәһрәйн Корольлегендәге Манама шәһәрендә хаҗны оештыруга кагылышлы конференция эшендә катнашты.
Чарада шулай ук Бәһрәйндәге имам Әнәс ибне Мәликнең җәмгыяте рәисе Ибраһим Мүрейхи һәм Бәһрәйндәге Пакстан илчелеге вәкиле катнашты, дип хәбәр итәләр ТР мөселманнары Диния нәзарәтеннән.
Кичә, 31 май көнне, Камил хәзрәт Сәмигуллин ислам эшләре буенча Югары шура рәисе Хәлид Габдулла Габделгазиз Ашшомели белән очрашкан. Соңрак мөфти хәзрәтләре Бәһрәйннең Юстиция һәм Вакыфлар министры урынбасары Фәрит бин Якуб белән хезмәттәшлек мәсьәләләре, Татарстан мөселманнарының яшәеше һәм вакыфлар системасын кайтару хакында сөйләшкән. Очрашу ахырында ике як та истәлекле бүләкләр бирешкән дип хәбәр итте "Татар-информ".