
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин шулай ук мөселманнар һәм шәхсән үз исеменнән: “Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исеменнән әлеге авиафаҗига корбаннары гаиләләре һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашам. Аллаһы Тәгалә сезгә әлеге югалту кайгысын күтәрергә ныклык һәм сабырлык бирсен! Татарстан мөселманнары да мәрхүм булганнар рухына дога кыла һәм алдагы көннәребездә һәр барчабызны да мондый зур сынаулардан, югалтулардан саклавын сорый! Барыбыз да Аллаһтан килдек һәм Аллаһка кайтачакбыз”, - дип, кайгы уртаклашты.
Әлеге очкычта Александров исемендәге җыр һәм бию ансамбле, хәрбиләр, журналистлар һәм билгеле җәмәгать эшлеклесе, хәйрияче, Елизавета Глинка (доктор Лиза) булган, дип хәбәр итә Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте.