
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында оешма президенты "Татарстан гүзәле" конкурсын әхлаклырак итәргә кирәкмиме дигән сорауга җавап биреп, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән бәхәскә керде.
"Кызларга пәрәнҗә кидерү планы юк, - дип кырт кисте Изольда Сахарова. – Хатын-кызның матурлыгы тән культурасы белән бәйле. Әмма без тәнне оятсыз итеп күрсәтмибез. Конкурсны оештырганда, мин беренче итеп әхлак турында уйланам. Чисталыктан башка матурлык була алмый".
Аның сүзләренчә, "Татарстан гүзәле" оешмасында бәйгедә катнашучыларны Россия һәм халыкара бәйгеләрдә катнашу перспективасыннан мәхрүм итә торган төбәк вакыйгасы итү бурычы юк.
"Мин һәрвакыт кешеләргә, матурлык - халык мирасы, ул һәрвакыт кыйммәт бәяләнгән дип җиткерергә тырышам. Әйдәгез, урта гасырга кире кайтмыйк. Безнең уртак дөнья һәм уртак кыйммәтләр. Без артта калган ил түгел, без цивилизацияле кешеләр. Хатын-кызга, күзен генә калдырып, пәрәнҗә кидерергә була, һәм алар да оятсыз күренергә мөмкин", - дип саный ул. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.