Һәр намаз рәкәгатьләрдән тора. Рәкәгать – билгеле бер сүзләр һәм гамәлләр тәртибе. Намаз ике, өч һәм дүрт рәкәгатьтән торырга мөмкин.

Тантаналы ачылышта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм шәһәр мэры Наил Мәгъдиев булачак.
Татарча көрәш бәйгесе быел - 6, ә кул көрәше 3 үлчәү категориясендә узачак. Һәр яшь категориясендә җиңүчеләргә өчәр призлы урын каралган. Аларны төрле дәрәҗәдәге дипломнар һәм акчалата призлар көтә.
Турнир ахырында кул көрәшендә һәм татарча көрәштә батыр калучылар (үз үлчәү төркемнәрендә) арасында җирәбә уйнатыла һәм анда отучы берләштерелгән турнирның иң зур бүләге - олуг хаҗга юлламага ия була. Ә җиңүче командага кубок тапшырыла.
Турнир Чаллының “Витязь” спорткомплексында үтәчәк. Ярышлар иртәнге сәгать тугызда башлана. Рәхим итегез! Бу хакта мөфтиятнең матбугат хезмәте хәбәр итә.