Татарстан белән Төркия арасында дини әдәбият чыгару буенча хезмәттәшлек җайга салына

Татарстан мөфтие Төркиядә эшләп килүче "МЕГА Басым" нәшрияты вәкиле белән очрашты. Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Фәрхат Чевик үзара хезмәттәшлек урнаштыру мөмкинлекләрен карадылар.

БӘЙЛЕ
2017 Май 30. Фото:dumrt.ru

Фәрхат бәй мөфтине китап бастыру тәҗрибәсе белән таныштырды, басма үрнәкләр күрсәтте һәм берничә эшлекле тәкъдим ясады.

Очрашу нәтиҗәсендә "МЕГА Басым" нәшрияты һәм "Хузур" нәшрият йорты арасында уртак басма проектлар булдыру турында килешенде. Алар арасында - дини, уку-укыту әдәбияты һәм бүләкләү максатында чыгарылучы китаплар. Мөфтинең игътибарын Коръәннең "Казан басмасын" югары дәрәҗәдәге сыйфатта бастыру мөмкинлеге аеруча җәлеп итте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе