
16 гыйнвардан Казанда һәм Татарстан Республикасы Яшел Үзән районының Октябрьский бистәсендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итәчәк, аларда, гадәттәгечә, эре АПК оешмаларының һәм республика муниципаль районнарыннан авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең продукциясе сатылачак.
Казанда ярминкәләр түбәндәге 9 сәүдә мәйданчыгында оештырыла:
- Авиатөзелеш районында (Ленинград ур., 27, «Бәхетле» сәүдә комплексы каршындагы мәйданчыкта)
- Яңа Савин районында (Адоратский ур., 21а, «Яңа Савин күпләп-ваклап сату базары» ААҖ каршындагы мәйданчыкта);
- Вахитов районында (К. Тинчурин ур., 13, «Иске шәһәр» префектурасы һәм Чехов ур., 2, Достоевский урамы ягыннан Чехов базары артындагы мәйданчыкта);
- Киров районында (Краснококшай ур., 152/2, «Җиләкле бистәсе» сәүдә үзәге каршындагы территориядә);
- Мәскәү районында (Г.Коләхмәтов һәм Восстание урамнары киселешендә, "Пятерочка+" супермаркетына каршы территориядә);
- Совет районында (Аграрный ур., 2, «Казан» агросәнәгать комплексы» ААҖ һәм Дәрвишләр бистәсендә, Липатов ур., 7, «Дәрвиш» базары территориясендә);
- Идел буе районында (Җиңү пр., 48а, «Чулпан» мәдәни үзәге каршындагы мәйданчыкта).
Ярминкәләр шулай ук Яшел Үзән муниципаль районының Октябрьский бистәсендә “Яңа Тура” технополисы территориясендәге 1 нче павильонда узачак.
Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә.
Былтыр, мәсәлән, ярминкәләрне оештыруда республика агросәнәгать комплексының эре аграр оешмалары, шулай ук Татарстан Республикасының 36 муниципаль районыннан авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре катнашты. Сәүдә мәйданчыкларына сатуга 2363 тонна терлек ите һәм кош ите, 1226 тонна үлчәүле сөт, 155 тонна ак май, 1799 тонна шикәр, 2049 тонна он, 20,2 млн данә тавык йомыркасы, 12108 тоннадан артык яшелчә һәм бәрәңге, тагын башка продукция китерелде. Ярмиркәләр шулай ук Татарстан Республикасының башка шәһәрләрендә һәм район үзәкләрендә дә оештырылды.
"Татар-информ"