Татарның киләчәге меңьеллык ислам мәдәнияте белән бәйле һәм шуннан көч алып яши - Равил хәзрәт Гайнетдин

Бүген РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе шәех Равил хәзрәт Гайнетдин Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтаенда чыгыш ясады. Аның чыгышын сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.

БӘЙЛЕ
2017 Авг 03. Фото:islam.ru

- Мөхтәрәм Шәриф улы Минтимер ага, мөхтәрәм Нургали улы Рөстәм әфәнде, мөхтәрәм президиум һәм делегатлар!

Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте, Россия мөфтиләр шурасы һәм шәхсән үз исемемнән барчагызны: "Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһү - барчагызга Аллаһу Тәгаләнең сәламе вә бәракәте булсын", - дип сәламлим.

Бөтендөнья татар конгрессына 25 ел − чирек гасыр тулу уңаеннан, конгресс җитәкчелегенә, аның эшчәнлегенә ныклы нигез ташлары салып, оештырып җибәргән өлкән буын зыялыларыбызга, башкарма комитетта бүгенге көндә хезмәт итүчеләргә һәм, тулаем алганда, татар милләтенә бу матур дата уңаеннан ихлас тәбрикләремне җиткерәм!

1992 елда Бөтендөнья татар конгрессының оешып эшли башлавы милләтебез өчен зур тарихи вакыйга булды, чөнки бу Совет чорында дәүләт чикләре белән аерылган, бүлгәләнгән татар дөньясын яңадан бербөтен итеп беркетү, өзелеп торган туганлык җепләрен тоташтыру, буыннарны, дәверләрне бер-берсенә ялгау иде.

25 еллык дәвердә милли тормышның төп казанышлары нәрсә булды дигәндә, татарларның тарихи үзаңы торгызылу, шуның белән бергә совет чорында инкарь ителгән, бикләр астында яткан дини, әдәби, сәнгати хәзинәләр ачылуны ассызыкларга кирәк. Моның белән беррәттән, халкыбызга дини кыйммәтләр, дини әхлак та кайта башлады, гореф-гадәтләр торгызылды. Ассызыклап әйтик, рухи-мәдәни яшәешнең төп күрсәткече булып эшчәнлекнең өзелмәве, һәрдаим яңартылып баруы, буыннан-буынга күчүе тора.

Татар милләте, һичшиксез, дөнья киңлегендә фикер йөртергә һәм эш итәргә лаеклы милләт. Чөнки автохтон халык буларак (аның яшәү ареалы гаҗәеп киң) гасырлар дәвамында күпсанлы дәүләтләр төзеп яшәү тәҗрибәсе тупланган. Ә күчеп китеп, диаспора буларак яшәүче җәмәгатьләр яңа ватаннарының үсеше һәм чәчәк атуына һәрвакыт лаеклы өлеш кертеп яшәделәр. Шул исәптән татарлар - Россия дәүләтчелеген үстерү, ныгытуда да күп хезмәт иткән милләт. Бу хакыйкатьләрне аңлаучы һәм шушы юл белән баручы милли лидерларны Конгресс үзенә җәлеп итте.

Татар конгрессы баштан ук зыялы катлам, һөнәри һәм иҗтимагый яктан ихтирам казанган, киләчәккә карап уйлаучылар туплантысы булып оешты. Аның үз сүзен җиткерә белүе, дәүләт каршында һәм халыкара мәйданда татар милләтен лаеклы рәвештә таныта алуында беренче рәисе − академик Индус Ризак улы Таһировның стратегик фикерләве, сәяси таланты һәм зирәклегенең өлеше бик зур. Татарның дәүләтләре күп булган, башкалалары да күп, ләкин рухи һәм милли үзәк, татарның йөрәге булып XX-XXI гасырлар чигендә нәкъ менә Казан танылды. Аллаһының рәхмәте белән татарлар казанлыларга, Себер, Әстерхан, мишәр һәм башка милләтләргә бүлгәләнмичә, бербөтен йодрык булып кала белделәр. Гәрчә һәр җирлекнең үзенчәлекле мәдәнияте, гореф-гадәтләре сакланса да. Бу зур казанышта да Бөтендөнья татар конгрессының, Казанда урнашып, башка төбәкләр белән туганнарча мөнәсәбәт оештыра белүенең әһәмияте аз булмады.

Узган чирек гасыр дәвамында татарлар халыкара дәрәҗәдә билгеле, хөрмәтле милләт данын казанды. "Татарстан моделе" гыйбарәсе телгә керде, республика үзе федератив дәүләт буларак Россия Федерациясе дәүләтчелегенең мөһим бер баганасы буларак билгеле булды. Россиянең күп өлкәләрендә милли һәм дини тормыш уянды, күпсанлы бу учакларны һәрдаим тергезеп, чәчкән миллилек орлыкларын сугарып үстерү вазыйфасы Бөтендөнья татар конгрессының икенче җитәкчесе − Башкарма комитет рәисе Ринат Зиннур улы Закировка күчте. Башкарма комитет, Конгрессның аппараты хезмәткәрләре тырышлыгы белән, заманча технологияләр куллану ярәмендә татарлык җепләре көндәлек нигездә берегеп, тоташып тора.

Берничә ел дәвамында инде Бөтендөнья татар конгрессы үз өстенә татар дин әһелләре форумын үткәрү вазыйфасын йөкләде. Россиядә яшәүче дистәләгән мөселман милләтенең берсенең дә мондый форумы юк әле. Дөнья киңлегендә дә мисаллар бармак белән санарлык. Форум эшчәнлеге шуны ачык күрсәтте: төбәкләрдә милли һәм дини әйдәп баручылар, лидерлар − бердәм һәм бердәй, татарның киләчәге, һичшиксез, меңьеллык ислам мәдәнияте белән бәйле һәм шуннан көч алып яши.

Бөтендөнья татар конгрессы киләчәккә нинди уй-фикерләр, максатлар белән барырга тиеш дигәндә, татар милләтенең дөнья халыклары арасында тоткан урынын, кешелек цивилизациясе хәзинәсенә керткән һәм киләчәктә кертергә теләгән өлешен күзаллау, бу юнәлештә иҗтиһад итү булырга тиеш. Татар телен саклау, үстерү, баету, шуның белән бергә мәдәни хәзинәбезне тулыландыру − көн үзәгендә. Мөһим мәсьәләләрнең тагын берсе − киләчәк өчен яшь буын милли лидерларны барлау, милли эшчәнлеккә җәлеп итү һәм аларны мәгариф, фикерләү ягыннан үстерү.

Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте, Россия мөфтиләр шурасы, төбәк мөфтиләребез, имам-мөхтәсибләребез, имамнарыбыз исеменнән мин бу эшләрдә Бөтендөнья татар конгрессы, милли оешмалар, милли әйдаманнар белән берлектә, бер-беребездә терәк һәм таныч булып эшләргә, милләтара һәм диннәрара тынычлыкны, татулыкны ныгытуга юнәлгән башлангычларда катнашырга, ярдәм итәргә әзер торганыбызны белдерәм.

Бөтендөнья татар конгрессының алтынчы җыены − съезды уңышлы һәм эчтәлекле узсын диеп догада торам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.

www.dumrf.ru сайтыннан алынды.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе