Бүген мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин чит ил ислам университетларында белем алучы Татарстан студентлары белән очрашты. Очрашу теплоходта Идел буйлап сәфәр буларак үтте. Хәзрәт белән күрешүгә Согуд Гәрабстаны, Малайзия, Ливан һәм Мароккода укучы яшьләр килде.
Камил хәзрәт студентларга Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең татарлар арасында Коръән бастыру традицияләрен торгызу, имамнарны әзерләү һәм тәрбияләү, борынгы татар китапларын һәм авторларын эзләү һәм өйрәнү буенча эшчәнлеге белән таныштырды. Кунакларны исә Татарстанда эшкә урнашу һәм Болгар ислам академиясенә укырга керү мәсьәләләре кызыксындырды.
Шул ук вакытта өч сәгатьлек сөйләшүдә кызыл җеп булып татар дини мирасын торгызу, Хәнәфи мәзһәбен һәм исламның традицион кыйммәтләрен саклау темасы сузылды. Очрашуда берничә мәртәбә Татарстан яшьләре арасында чит ил ислам университетларында укучылар саны күп булса да, республикада бүгенге көндә доктор дәрәҗәсендәге бер генә галим дә юклыгы әйтелде. Татар дини мирасы бүгенгә кадәр өйрәнмәгән килеш һәм ислам дөньясында билгесез булып кала бирә. Мөфти мөселман дәүләтләрендә белем алучы студентлар атаклы университетларның барлык мөмкинлекләрен татар мирасын өйрәнү максатында файдаланыр дигән өмет баглый.
- Моннан тыш бездә гарәп телендә фәнни эшчәнлек алап бара белгән галимнәр юк, - дип белдерде ул. – Ә гарәп теле татарларга бөтен ислам дөньясын ачып салыр, якынайта алыр иде. Гарәп телендә язылган фәнни хезмәтләр мәңгелектә калачак. Татар теле - халык теле булса, гарәп - галимнәр теле!
Шулай ук Камил хәзрәт Хәнәфи мәзһәбен һәм традицион Исламны саклауның әһәмиятен дә җиткерде. «Безнең үз мәзһәбебез, үз юлыбыз, үз мирасыбыз бар. Хәнәфи мәзһәбенә иярү - Татарстан мөфтиятенең имамнарга иң катгый таләпләренең берсе. Бу мәсьәләдә берничә фикергә юл кую фетнәгә алып килергә мөмкин", - диде ул.
- Бу егетләр Татарстаннан читтә булсалар да, үзебезнең милли гореф-гадәтләрне, дини йолаларны, кыйммәтләребезне җуймыйча, күңелләрендә туган илгә, Хәнәфи мәзһәбенә тугрылыкны саклап калсыннар иде! – дип белдерде мөфти, очрашу тәмамлангач.Бу хакта Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте хәбәр итә.