
Бүген, мөселманнар өчен изге җомга көнне, Казанның Кол Шәриф мәчетендәге Татар шамаиле галереясында “Халык остасы Габделхак хәзрәт: пыялага ясалган шамаилләр” күргәзмәсе ачылды. Ул, республиканың Питрәч районы Шәле авылында яшәп иҗат иткән һәм узган елның 23 декабрендә дөнья куйган һәвәскәр хаттат Габделхак хәзрәт Бикморатовның туган көне уңаеннан, оештырылды. Быел 31 гыйнварда остага 89 яшь тулган булыр иде. Күргәзмәне ачу тантанасында Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров, “Казан Кремле” музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музее директоры Нурия Гәрәева, Татар шамаиле галереясы арт-директоры Рөстәм Шәмсутов, күренекле рәссам-хаттат Нәҗип Нәккаш, Габделхак хәзрәтнең якыннары катнашып чыгыш ясады.
Нурия Гәрәева сүзләренчә, Габделхак хәзрәт Бикморатов пыялага ясалган татар шамаиле традициясен саклап, үстереп, дәвам итүче булып торды. Ул хәзерге заман рәссам-хаттатлары да бу эшкә үзеннән зур өлеш кертә, әмма аларның алымнары инде башка, дип билгеләп үтте.
Шуны тәгаенләп узарга кирәк: гомере буе колхозда хезмәт куйган, күп еллар балта остасы булган Габделхак хәзрәт Бикморатовның шамаил белән мавыга башлавы “Хрущев җепшеклеге” чорына туры килә. Ул эшләрен узган гасырның 50-80нче елларында туган авылы Шәледә иҗат иткән. Аларның гомуми саны 50дән артык. Хәзер шамаилләрнең төрлесе төрле җирдә саклана. Бүген ачылган күргәзмәдә җәмгысе 9 эш тәкъдим ителде. “Калганнарының хуҗалары гаилә ядкаренә әверелгән бу шамаилләрне бирергә авырсынды”, – дип ачыклык кертте Нурия Гәрәева. Ул былтыр ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан “Минем гаиләмнең шамаиле” I Россиякүләм конкурсы үткәрелүен искәртеп, аның “Гаилә ядкаре” номинациясендә Габделхак хәзрәтнең дә берничә шамаиле катнашты, бәйге кысаларында оештырылган күргәзмәне бизәп торды, диде.
Татар шамаиле галереясы арт-директоры Рөстәм Шәмсутов бүген ачылган күргәзмәне, масштабы ягыннан зур булмаса да, татар сәнгате өчен зур вакыйга, шамаил яңарышы юлында тагын бер адым, дип бәяләде. “Габделхак хәзрәт кебек һәвәскәр осталарны бармак белән санарлык. Аның шамаилләренең туганнарында, күршеләрендә, таныш-белешләрендә сакланып калуы бик мөһим”, – дип фикер уртаклашты ул. Рөстәм Шәмсутов билгеләп үткәнчә, “Хрущев җепшеклеге” чорында дини эшчәнлек белән шөгыльләнү мөмкинлеге булмаган. Ул чактагы сәясәт, идеология шамаилне тыелган сәнгать төренә кертсә дә, халык арасында әлеге традиция яшәгән. Шул чорда иҗат ителгән һәр әсәр үзенчәлеге, индивидуальлеге белән кадерле. Габделхак хәзрәттән шамаил ясау серләрен язып алырга өлгерүебез бик әйбәт, дип асызыклады Татар шамаиле галереясе арт-директоры.
Габделхак хәзрәтнең улы Мансур хәзрәт Бикморатов күргәзмәне оештыручыларга рәхмәт белдерде. Ул әтисенең Мөхәммәд пәйгамбәрне (с.г.в.) бик яратуын, берничә тапкыр төшендә күрүен, Габдехак хәзрәтнең 23 декабрьдә, пәйгамбәр туган көндә, вафат булын билгеләп үтте. “Үзенең бөтен тормышы, гамәлләре белән әти безгә үрнәк булды. Аның бу шамаилләрне ничек ясавын әле дә хәтерлим”, – дип әтисе турында хатирә яңартты Мансур хәзрәт.
Габделхак хәзрәтнең сәнгатькә карата мәхәббәте, Аллаһы Тәгаләдән бирелгән сәләте аның оныгы, өметле яшь дизайнер, күргәзмәне оештыручыларның берсе Илдар Таҗиевка да күчкән. Бабасы турында сөйләгәндә, аның күзләренә яшь тулды. “Бабайның һәр эшендә аңа гына хас стиль, зәвык ачык ярылып ята. Ул композицияне, текстны, гарәп бизәкләрен белгән, аңлаган. Аның кайбер эшләре башта трафарет ярдәмендә иҗат ителсә, соңрак ул остара һәм үзе яза башлый. Мин аның оныгы булуым белән бәхетле. Эшләренең үзе исән вакытта ук бәяләнүе, бабайның моның өчен рәхмәтле булуы бик мөһим”, – дип сөйләде Илдар.
ТР мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров сүзләренә караганда, Габделхак хәзрәт шамаилләре башкаларныкы арасында аерылып тора. “Аларның, чыннан да, үз стиле бар. Габделхак ага кебек халык остасы эшләренә караганда, шәхсән миңа, татар халкы җаны шундый буладыр, дигән уй килә. Ул шамаилләренә үзенең дә, халыкның да җанын салган сыман. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте делегациясе белән Габделхак хәзрәтнең үзе исән чакта янына барып кайтырга өлгерүбез – зур шатлык”, – диде Рөстәм хәзрәт.
Ул Габделхак хәзрәтне онытмаганнары өчен балаларына, оныкларына, барлык туганнарына рәхмәт белдерде. “Татар шамаиле сәнгате яңарыш кичерсен, яңа яңгыраш алсын һәм хәтер, тарих буларак кына түгел, хәзерге көн һәм киләчәк буларак та һәр татар гаиләсенә кире кайтсын иде”, – дигән теләкләрен җиткерде ул һәм Габделхак хәзрәт гаиләсенә ул иҗат иткән 3 шамаил кергән “Татар шамаиле” каталогын бүләк итте.
Чара ахырында Илдар Таҗиев беренче экскурсияне үткәреп, һәр шамаилнең иҗат ителү тарихы, аның бүген кемдә саклануы турында сөйләде.
Сүз уңаеннан, Кол Шәриф мәчетенең 1нче катындагы күргәзмә, дүшәмбедән кала, һәр көнне иртәнге 9дан кичке 6га кадәр эшли.
Нәзарәт сайтыннан.