“Татар кунакханәсе” мәдәни-тарихи проекты кысаларында “Л.Н.Гумилев хезмәтләрендә Евразия күчмә халыклары дөньясы” дигән лекция булды

Милли мәдәниятләр китапханәсенең конференц-залында “Татар кунакханәсе” дип аталган мәдәни-тарихи проект кысаларында “Л.Н.Гумилев хезмәтләрендә Евразия күчмә халыклары дөньясы” дип аталган фәнни лекция булды. Әлеге чараны Татарстан Республикасының Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге оештырды.

БӘЙЛЕ
2016 Окт 17. Фото: tatspb.tatarstan.ru

Лекцияне Л.Н.Гумилев музей-фатирының өлкән фәнни хезмәткәре Алексей Бондарев алып барды. Ул Бөек даланың күчмә халыклары тарихы турында сөйләде.

А.Бондарев Лев Гумилевның, күчмә халыклар тарихын һәм мәдәниятен тирәнтен өйрәнеп, Евразия халыкларына олы ихтирам белән каравын әйтте. Шуңа күрә дә Л.Гумилевның “Борынгы төркиләр” дигән фәнни хезмәте дә “Бу китапны безнең туганнарыбызга – Советлар берлегенең төрки халыкларына багышлыйм” дип башлана. Борынгы төркиләрнең кешелек тарихында зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтеп, бөек галим, үкенеч белән: “...бу халыкның тарихы бүгенгә кадәр язылмаган. Ул өстән-өстән һәм кыскача гына бирелде...”, - дип язган. Л.Гумилев галим-гуманист буларак, һәрвакыт һәр халыкның мәдәнияте үзенчәлекле икәнлеген, тулы булмаган этнослар юклыгын әйтеп килгән.

Лекциядә шулай ук “Л.Н.Гумилев хезмәтләрендә Үзәк Азиянең күчмә цивилизацияләре”, “Л.Н.Гумилевның күчмә халыкларда дәүләтчелек барлыкка килү мәсьәләләренә карашы” дигән һ.б. темалар каралды.

Әлеге лекция зур кызыксыну тудырды. Анда татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре, студентлар һәм иҗат әһелләре катнашты.

ТРның Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге белән берлектә Римма Гатина.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе