Танылган сүз остасы, алып баручы, артист Фәнис Жиһанша республика имам-мөхтәсибләрен ораторлык осталыгына өйрәтә

Бу көннәрдә Әлмәт мөхтәсибәтендә республикабыз имам-мөхтәсибләре өчен оештырылган 3 көнлек квалификация күтәрү курслары бара. Әлеге курс үзара тәҗрибә уртаклашу, фикер алышу һәм дини эшләрне оештыру хакында сөйләшү максатыннан үткәрелә.

БӘЙЛЕ
2016 Дек 20. Фото:dumrt.ru

Бүген әлеге курс кысаларында хәзрәтләребез ике тренингта катнашты. Беренчесе ораторлык осталыгы буенча булды. Аны танылган сүз остасы, алып баручы, артист Фәнис Жиһанша алып барды. Ул тыңлаучыларга аңлаешлы итеп сөйләү, фикерләрне дөрес житкерү ысуллары, нинди урыннарга басым ясарга кирәклеге, халык белән элемтә урнаштыру юллары турында сөйләде. Шулай ук дикция очен махсус күнегүләр күрсәтте.

. Фотосурәт: dumrt.ru.

Икенче төркемдәге хәзрәтләр исә фандрайзинг ысуллары белән таныштылар. Аны бизнес-тренер Илья Шубников алып барды, дип хәбәр итә Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте.

Фандрайзинг (фэндрайзинг, фандрэйзинг, fundraising) — ниндидер максатка ирешү, проектны тормышка ашыру өчен кирәк булган ресурсларны читтән җәлеп итү процессы.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе