2012 Окт 05
Кичә Казанның Вишневский урамындагы 12 нче йортта "Рәйхан” исемендә тагын бер кафе ачылды. Бу уңайдан, кафеда 119 сумга төрле тәгамнәр белән сыйланырга мөмкин иде. Яңа ашханәдә 124 сумга туклыклы бизнес-ланч белән дә сыйланырга була. Бу акция исә нәкъ бер ай – 4 ноябрьгә хәтле дәвам итәчәк.
"Рәйхан” кафесы Европа һәм япон кухнясы ризыкларын тәкъдим итә. Аларны гел яңартып тора. Биредә 102 төрдәге ризыктан авыз итү мөмкинлеге бар. Иң мөһиме шул: монда хәләл ризыклар гына тәкъдим ителә.
"Рәйхан” кафесының ачылышына килгән кешеләр биредәге төрле тәмле тәгамнәрдән хозурландылар. Аларның һәркайсы бик канәгать калды.
Вишневский урамында ачылган "Рәйхан” - Казанда эшли башлаган өченче кафе. Мондый хәләл ашханәнең беренчесе – Мәскәү урамында, икенчесе Әбсәлямов урамындагы 13 нче йортта урнашкан. Телефоны: (843) 258-78-73.