
“Һәр нәрсә Аллаһы Тәгалә тәкъдире белән бара. Шулай ук безнең һәркайсыбызга Аллаһы Тәгалә ихтыяр көчен биргән. Шушы ихтыяр көче белән үзебезнең сүзләребезне җиткерәбез. Безгә, имамнарга, шушы дин эшләрен алып баруны йөкләгән. Динебез – безнең җилкәбездә. Авырмы, җиңелме – без аны, тырышып, сабырлык белән алып барырга тиешбез. Мөфтиебезгә сабырлык, саулык бирсен, дин юлында тагын да зур хезмәтләр куярга насыйп итсен. Безгә, мөхтәсибәтләргә, Диния нәзарәте ярдәм итә. Болар мөхтәсибәтнең исәп-хисапларында күренеп тора. Нәзарәт бездән ярдәм итүне таләп итми, көтми, киресенчә, безгә булыша. Шул ук вакытта мөфтият бүген бик күп тармакларны алып бара, мөхтәсибләр, яшьләр, мәдрәсәләр белән дә эшлиләр... Хаҗ, зәкят һәм башка юнәлешләрдә эш бара. Алга таба да шушы җирлекләребездә хәерле хезмәт итәргә язсын, бәрәкәт, тынычлык, тәртип саклансын дип телибез”, - диде хәзрәт.
Җыелыш дәвамында нәзарәтнең төрле бүлекләре үзләренең эшчәнлекләре белән таныштырды.
Соңыннан мөфти барлык чыгышларга карата үз фикерләре белән уртаклашты, динебезгә хезмәт итүчеләргә рәхмәтен белдерде. Зәкяткә, хаҗ кылуга, хәләлгә кагылышлы мәсьәләләрне аңлатты. Аннары имамнар юллаган сорауларга җавап бирде. Хәзрәтләр армиядә хезмәт итүгә, намаз уку тәртипләренә, дога кылганда амин әйтү, битне сыпыруга кагылышлы һәм мәчетләргә йөрүчеләр имамнарга еш бирә торган сорауларны җиткерделәр.
Мөфти: “Тәсбих әйтүгә, дога кылуга кагылышлы һәм башка шундый төрле фикерләр уяткан сорауларны җыябыз, аларга җавапларны әзерләп, ел дәвамында бер китап чыгарырга телибез, чөнки дин кардәшләребезгә алар хакында да аңлатырга кирәк. Мәзхәбебез бар, юлыбыз бар, дәлилләребез бик көчле. Китапларыбызда барысы хакында да язылган, Аллага шөкер. Күңелебездә шигебез юк, Аллага шөкер. Бергәләшеп динебез юлында эшләргә насыйп итсен”, - диде.
Җыелыш мәчеттә җәмәгать белән өйлә намазын укып, илебезгә, көннәребезгә хәерле вакытлар, бәрәкәт һәм тынычлык сорап дога кылу белән тәмамланды.
Айзирәк Гәрәева, ТР МДН матбугат хезмәте.