
Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе башлыгының дин тотучылар белән эшне оештыру буенча ярдәмчесе Рафаил Дәүлиев, Татарстан Республикасында иҗтимагый күзәтчелек комиссияләре (ОНК) әгъзалары: Татарстан мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе Илдар хәзрәт Баязитов һәм “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев “Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге” коммерцияле булмаган автоном оешмасы (АНО ЦРА) кампусы эшчәнлеге белән танышты. Аларны әлеге оешма җитәкчесе Азат Гайнетдинов озатып йөрде.
Әлеге кампус “Хәерби” ҖЧҖ авыл хуҗалыгы компаниясе базасында оештырылган. Кунаклар төрмәдә утырып иреккә чыгучылар белән сөйләште, аларның хезмәт һәм көнкүреш шартлары белән танышты, тулай торакта булды.
“Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге” коммерцияле булмаган автоном оешмасының әлеге проекты төрмәдә утырып чыкканнарны иректәге тормышка кайтару өчен тырышлык куя. Аларга вакытлыча яшәп торырга торак, ел фасылына туры килә торган кием-салым, кесә телефоны бирелә. Психологик, медицина һәм юридик ярдәм күрсәтелә. Ә үзләреннән тәртип бозмау һәм сәламәт тормыш рәвеше алып бару таләп ителә.
Монда яшәүчеләр арасында берничә тапкыр утырып чыгучылар да бар. Алар кунакларга тормыш тәҗрибәсе, төрмәдән чыккач килеп туган авырлыклар турында сөйләде. Ярдәм кулы сузучы булгач, тормышларын да үзгәртәселәре килә.
Ел саен Татарстанда төрмәләрдән иреккә даими торыр урыны, туганнары булмаган, ярдәмгә мохтаҗ 150ләп кеше чыга. Аларның күбесенә “Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге” коммерцияле булмаган автоном оешмасы ярдәм күрсәтә. Әлеге оешма белән Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде. “Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге” коммерцияле булмаган автоном оешмасы эшкә урнаштыра, вакытлыча яшәп торырга торак бирә, ашау-эчү якларын кайгырта. Кирәк булганда югалган документларын кабаттан ясата һәм медицина ярдәме күрсәтә.
Төрмәдән чыгар алдыннан, иректән мәхрүм ителүчеләргә әлеге оешма турында мәгълүмат бирелә. Иреккә чыккач, ярдәм кирәк дип санаган кешеләргә төрмәдә үк анкета һәм гариза тутырырга ярдәм итәләр. Аннан бу документлар “Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге” коммерцияле булмаган автоном оешмасына җибәрелә. Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе хезмәткәрләре эшкә сәләтле, үзен уңай яктан күрсәткән кешеләр турындагы мәгълүматны үзәккә алдан ук юллый тора.
Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе матбугат хезмәте.