Турхан Дильмачның “Ярдәм” тернәкләндерү үзәгендә беренче генә булуы түгел. Ул үзәкнең елдан-ел үсеш ала баруын, күрмәүче мөселманнар өчен күрсәтелә торган ярдәмнең артуын билгеләп үтте.
“Узган ел биредә ураза тотучы 1000 кеше өчен ифтар мәҗлесләре оештырыла иде. Ә быел инде 1200 кеше авыз ача. Мин “Ярдәм” фондына - киләчәктә уңышлар һәм чәчәк атуын, ә җитәкчелеккә һәм хезмәткәрләргә сабырлык һәм нык сәламәтлек телим. Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызны кабул итсен, гөнаһларыбызны ярлыкасын һәм җәннәтләрен насыйп итсен!” - диде Генераль консул.