Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин "Алабуга" махсус икътисадый зона резиденты - KASTAMONU заводының генераль директоры Али бәй Кылыч, шулай ук "Хәят Килья" заводы директоры Кемаль бәй Тугай белән очрашты. Очрашу барышында төрек компанияләре вәкилләре Камил хәзрәтне үзләренең Алабугадагы заводлары эшчәнлеге белән таныштырды.
KASTAMONU заводы 2014 елда ачылган һәм Европада эре агач эшкәртү предприятиесенә әверелгән. Оешма Алабугада социаль юнәлештәге эшчәнлек тә алып бара. Завод ярдәме белән шәһәрдә «Әҗмәл» мәчете төзелгән, «Җәмигъ» мәчете төзекләндерелгән.
Татарстан мөфтие Али бәйгә Алабуга мөхтәсибәтенең инициативасын тормышка ашыруда катнашкан өчен рәхмәтен җиткерде, «мәчет – мәңгелеккә инвестицияләр», дип белдерде. Камил хәзрәт оешманың мөселман хезмәткәрләргә карата кайгыртучанлыгын югары бәяләде. Заводта хәләл туклану һәм намаз уку мөмкинлекләре тудырылган. Завод оешканнан бирле 800 эш урыны булдырылган.
Аннан соң Али бәй, мөфти өчен экскурсия үткәреп, компания җитештергән продукция белән таныштырды.
Очрашу ахырында Камил хәзрәт оешманың үсеше уңышлы барсын дип дога кылды һәм Коръән буенча гамәл кылырга кирәклеге турында вәгазь сөйләде.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Кабердә дә файдасы зур булачак
Кызыл ромашка
Ир-хатын мөнәсәбәтләре