Әнкара тарафыннан планлаштырылган үзгәрешләр Төркия гражданнарында төрле фикерләр тудырган. Балаларын Ислам кыйммәтләренә нигезләнгән мәктәп программасы буенча укытырга теләмәүчеләр дә табылган. Оппозиция һәм һөнәр берлекләре вәкилләре ризасызлык акцияләре оештыра һәм белем бирүнең дөньяви булуын таләп итә, дип яза Ислам.ру.