
Төркиядә 4,5 млн. кешенең физик мөмкинлекләре чикле дип санала. Шуның 1,4 миллионы – балалар. Инвалидлар өчен эш урыннары булдырыла. Салымнар түләгәндә, аларга ташламалар ясала. Пенсиягә иртәрәк чыгалар. Инвалидлар эшли торган предприятиеләрдәге җиһазлар таможня пошлинасы түләүдән азат ителә. Инвалидлар өчен махсус транспорт бар.
Төркиядә Инвалидларның хокукларын яклаучы милли координацион комитет эшли, дип хәбәр итә sun-homes.ru.