ТҖ МДН балаларга “Күңелле каникуллар” үткәрде

Ниһаять, балаларның көзге каникуллары килеп җитте.

БӘЙЛЕ
2013 Ноя 07
Ниһаять, балаларның көзге каникуллары килеп җитте. Каникуллар - сабыйларның ял итү һәм шатлану чоры. Бу уңайдан ТҖ МДН күпбалалы һәм азкеремле гаиләләр, балалар йортлары өчен "Күңелле каникуллар” дигән чаралар планын эшләде.

Балалар көзге каникул дәвамында Казан циркындагы премьераны, «Ривьера»да 3Д форматында мультфильм карадылар, аквапаркта булдылар. 5 ноябрьдә "Барионикс” аквапаркына Чистай балалар йортыннан килүче сабыйлар чакырылган иде. Аларга биредә бик ошады, аннары алар "Бәхет бар ул” дигән кафега кереп, тәмләп ашадылар.

6 ноябрьдә исә Норлат балалар йорты сабыйлары Казанда кунакта булды. Алар 3Д мультфильмын карагач, шәһәрне карарга чыктылар, аннары ресторанда төрле тәм-томнан авыз иттеләр.

ТҖ МДНнең Хәйрия бүлеге җитәкчесе Ләйсән Дәүләтшинаның сүзләренчә, бүген, ягъни 7 ноябрьдә Казанга Яшел Үзән һәм Норлат балалары йортлары сабыйлары килде. Алар башта мультфильм карап, аннары шәһәр буйлап сәфәр кылып йөргәндә, Серов урамындагы "Ярдәм” мәчетенә дә кереп чыктылар. Биредәге хезмәткәрләр нарасый балаларны, кем әйтмешли, ачык йөз, ипи-тоз белән каршы алды. Аларга намаз уку залларын, массаж ясау җиһазларын күрсәттеләр. Алай гына да түгел, олылар күзәтчелегендә балаларга массаж ясап та мәш килделәр. Сабыйларга монда бик ошады.

Ләйсән ханымның әйтүенчә, көзге каникулга багышланган чаралар әле болай гына тәмамланмый. Алар киләсе якшәмбедә (10 ноябрь) Яшел Үзән балалар йорты сабыйларын аквапаркка алып барырга ниятли.
Рәсемдә: балалар Казандагы "Ярдәм" мәчетендә

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе