Аның сүзләренчә, вәзгыять Россиядәге дин әһелләренең яртысыннан артыгының өлкән яшьтә булуы белән дә катлаулана.
"Уфадагы Россия ислам университетыннан тыш, Россиянең төрле төбәкләрендә тагын алты ислам университеты бар. Әмма без барыбер мәхәлләләребезне тулысынча югары квалификацияле профессиональ дин әһелләре белән тәэмин итә алмыйбыз әле", - дигән мөфти.
Бу проблеманы Болгар ислам академиясе өлешчә хәл итәргә булышыр дип ышана Т.Таҗетдин.Бу хакта Интерфакс хәбәр итә.