2016 Фев 25
Кичә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Казан федераль университетының Ислам дине белемен һәм исламны өйрәнү мәгарифен үстерү буенча ресурс үзәге белән берлектә динне өйрәтү һәм дини тәрбия бирүгә кагылышлы уку программаларын камилләштерүгә багышланган сөйләшү үткәрде.
Түгәрәк өстәлдә Балтач, Бөгелмә, Арча, Кукмара, Казан мөхтәсибәтләре вәкилләре катнашты. Баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, нәзарәтнең уку-укыту бүлеге җитәкчесе Айдар Карибуллин, РИИ ның уку-укыту бүлеге җитәкчесе Нәзирә Гыйззатуллина, үзәкнең эшче төркеме җитәкчесе Ләйлә Алмазова чарага килүчеләргә үз фикерләрен җиткерделәр, тәкъдимнәрен ясадылар.
Нигездә сөйләшү өч юнәлештә барды:
- дини гыйлем бирү буенча программаларны камилләштерү;
- программаларны камилләштерү буенча эшче төркем булдыру;
- программалар буенча уку әсбаплары әзерләү.
Баш казый, дини китаплар һәм әсбаплар авторы Җәлил хәзрәт Фазлыев башлангыч дини белемгә зур игътибар бирү мөһимлеге хакында сөйләде. Башлангыч дини белем бирү программаларына нәзарәт тарафыннан расланган дини гыйбадәтләрне һәм йолаларны башкару тәртипләре хакында кертү кирәклегенә басым ясады.
Рөстәм хәзрәт дини өйрәтүләрне укучыларның яшенә карап алып бару мөһимлеген ассызыклады.
Шулай ук сөйләшү барышында әхлак дәресләренә аерым игътибар бирергә кирәк диелде. Исламның төрле фәннәре буенча конкурслар уздырырга тәкъдим ителде.