Казанның "Идел-Пресс" нәшриятендә 3000 данә тираж белән басылган һәм шигъри вәгазьләрне, үгет-нәсыйхәтләрне үз эченә алган "Бәхет телим сезгә" китабының авторы – Түбән Кама шәһәре һәм районы мөслимәләре җитәкчесе Роза Кашапова (Латыйпова) кичәне Коръән сүзләре белән башлады.
Бирегә җыелган йөздән артык мөслимә өчен күптән көтелгән бүләк булган бу китапны тәкъдим итү үзенчәлекле бер олы бәйрәмне хәтерләтте. Бәйрәм түрендә Роза ханымның 86 яшьлек әнисе Нәкыя апаның утыруы, Мөслимдә яшәүче биш яшьлек оныгы Мәрьямнең шигъри котлавы "видео"дан яңгыравы, тамаша кылучыларның "Бәхет телим сезгә" китабыннан үз җаннарына якын шигъри вәгазьләрне укулары бәйрәмгә аерым бер бизәк өстәде.
Олыгайса да, Минзәлә районы Дәвек авылындагы нигезен ташламаучы, кызларында кыш чыгуга, авыл ягына каеручы Нәкыя апа китап чыгарган кызы Розага бәйле истәлекләре белән уртаклашты. Аның кечкенәдән үк тапкыр, җор телле булуы, педагогия училищесын тәмамлагач, баянда уйнап, бакча балаларын биетүе-җырлатуы, үзенең дә оста биюе һ.б. турында ишетеп таң калдылар.
Китапның редакторы, танылган журналист Нурисә Габдуллина вәгазьләрне әдәби телдә рифмага салуның бик авыр эш булуын, шуңа карамастан, "Бәхет телим сезгә" китабындагы шигырьләрнең һәркем йөрәгенә үтеп керер дәрәҗәдә чын ихластан язылганын, аларның бакча һәм мәктәп балаларын әдәпле, әхлаклы итеп тәрбияләүдә зур әһәмияткә ия икәнен сөйләде. Шулай ук ул, зур зәвык белән бизәлгән китапның һәр битендә барыбызның да җанына якын туган төбәгебез табигате сурәтләнгәненә игътибарны юнәлтеп, экология елында моның да зур әһәмияткә ия булуы хакында исебезгә төшерде.
Табиб Зөлфирә Бигашева, укытучы Венера Якупова, "Кама таңнары" әдәби берләшмәсе әгъзасы, шагыйрә Рәмзия Вәлиева, шулай ук, Тәслимә Хисмәтуллина, Зөлфия Галиуллина, Саимә Заһриева, Әнисә Булатова һ.б. китапка карата үз фикерләрен белдерделәр, уңышлар теләделәр.
Авторның апасы Ләйсәния Нигъмәтова сеңлесенең "Яшәү яме" шигырен көйгә салып җиткерде. Аның оныгы, 64нче бакчага йөрүче Ясминә һәм, шулай ук, Роза ханымның Ташлыкта яшәүче җиде яшьлек оныгы Һәдия дә аның шигырьләрен яттан сөйләделәр.
Бәйрәмнең иң күңелле мизгелләреннән берсе, мөгаен, Роза ханымның төпчеге Раил белән килене Миләүшәнең әниләренә алсу чәчәкләргә төренгән азалия гөленә өстәп, әбиләре Нәкыянең әле совет чорында ук үз куллары белән язган догалары һәм Коръән сүрәләре саклана торган зәңгәр тышлы дәфтәрен бүләк итүләре булгандыр...
Иң соңыннан, һәрвакыттагыча, һәркем җанына үтеп керерлек итеп, Роза ханым үзе сөйләде: "Һәркемнең бәхетле буласы килә, һәркем бәхетне үзенчә эзли. Әмма иң зур бәхет – Аллаһыны тану һәм тормышыңны Ул кушканча көйләү. Ләкин бүген Аллаһы – бик күпләрнең телләрендә генә шул, ә йөрәкләрендә түгел! Әмма күңел бушлыкны яратмый, ул буш тора алмый. Хәзерге җәмгыять ул бушлыкны исерткеч эчемлекләр, төрле мәгънәсез күңел ачулар белән тутырмакчы була... Тормышыңда килеп чыккан кыенлыклар, авыру-сырхау, бәла-каза да – Аллаһының нигъмәте, ул сабыр итүчеләрне Аллаһыга якынайта, әҗере җәннәт була.
Аллаһы дөньяны шулай яралткан: бар нәрсә бер-берсенә бәйле. Кайдадыр зур җинаять, вәхшилек кылына икән, анда безнең гөнаһларның, начар сүзләребезнең дә өлеше зур. Кайдадыр изгелек, игелек кылына икән, анысында да изге гамәлләребезнең өлеше бар.
Без дә йортыбызда, урамыбызда агачлар, чәчәкләр утыртып, бер-беребезгә ихлас сәламнәр биреп, бер-беребез турында матур сүзләр генә сөйләп, ачык чырай, көләч йөз белән йөреп, дөньяны начарлыктан коткаруда үзебездән өлеш кертик. Кешенең күңеленә мал белән түгел, якты йөз, матур сүз, күркәм холык белән кереп урнашырга кирәк. "Фуссыйләт" сүрәсенең 33 нче аятендә: "Аллаһыга чакырып, яхшы гамәлләр кылучы һәм "хакыйкатьтә, мин – мөселманнардан", дип әйтүчедән дә кем күркәмрәк сүзле булыр?!", дип әйтелгән бит"...
Чыннан да, Роза ханымның “Бәхет телим сезгә” китабы һәммәбезне яхшылыкка, ак күңелле, саф уй-фикерле булырга чакыра бит. Бу китапта һәркем – ак кәгазьдәй саф күңеле белән дөнья бакчасы буйлап атлаучы сабыйлар да; тормыш йөген тартып яши-яши мәчет ягына борылып карарга вакыт тапмаган ирләр дә; гомер офыкларына якынайгач Аллаһы Тәгаләгә кайту юлын уйлап, дин-исламга тартылучы хөрмәтле апаларыбыз да үз күңеленә якын уй-фикерләр таба алыр. Авторның бу китабындагы шигъри вәгазьләр һәркемгә дин-исламыбызны аңлауда, үз асылына кайтуда маяк булып торсын, чын хакыйкатьне табарга, җирдә яшәү яменең бары тик Аллаһы динендә икәнен аңларга этәргеч бирсен иде. Шигъри вәгазьләре белән үз укучылары күңеленә бәхет орлыклары сибүче Роза ханым Кашаповага Аллаһы Тәгалә киләчәктә дә уй үткенлеге, акыл зирәклеге һәм шигъри илһам насыйп әйләсен...
Түбән Кама шәһәре үзәк мәчетенең матбугат үзәге.