Свердловск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте (Урал мөхтәсибәте) рәсми рәвештә теркәлде

Агымдагы елның 21 сентябрендә Свердловск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте (Урал мөхтәсибәте) рәсми рәвештә теркәлде. РФ Юстиция министрлыгы бу хакта документ әзерләде.

БӘЙЛЕ
2016 Сен 29. Фото:vk.com/islamdumso

Свердловск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе булып Артур Мөхетдинов тора. Ул 2015-2016 елларда Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте аппараты җитәкчесе вазифасын башкарды. А.Мөхетдинов Мәскәү ислам институтын тәмамлаган, Санкт-Петербург дәүләт университетының Көнчыгыш факультеты аспиранты.

Урал төбәгендә Артур Мөхетдинов җитәкчелегендә берничә ай дәвамында Свердловск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте актив рухи-агарту һәм социаль эшчәнлекне уңышлы алып бара. Дини чаралар уздыра, бәйрәмнәр уңаеннан хәйрия ашлары оештыра, өлкәнең хакимият органнары һәм фәнни-академик учреждениеләре белән эшчәнлекне үстерә, дип хәбәр итә Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте һәм Свердловск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәтләре.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе