
«Синең шәҗәрәң» дип аталган проект Әстерхан өлкәсе Дәүләт архивы фондларыннан генеологик характердагы архив мәгълүматларын Әстерхан өлкәсенең башкарма хакимият органнары порталында бастырып чыгаруны күз алдында тота. Интернет челтәрендә Әстерхан өлкәсе дәүләт архивында сакланучы мәгълүмат дөнья күрер дип көтелә.
Аерым алганда, ревизия материалларын, туу, никахка керү һәм вафат булу турындагы метрика кенәгәләрен электрон вариантта күреп булачак. Нәкъ менә шушы чыганаклар замандашларыбызга, гасырлар төпкеленә китеп, үз нәселе тарихына күз салырга мөмкинлек бирәчәк. Билгеле булганча, ил тарихын танып белү гаиләнең үткәне белән кызыксынудан башлана.
Әлеге проектны тормышка ашыру нәтиҗәсендә, 2 миллионга якын электрон образ белән танышырга мөмкин булачак. Әлеге мәгълүмат шул рәвешле киләсе буыннарга да барып җитәчәк. Электрон вариантка күчерелгән һәм архив кагыйдәләре буенча шифрланган бу документларны якын арада Әстерхан өлкәсе Дәүләт архивының уку залы аша соратып алып булачак, дип хәбәр итә Әстерхан өлкәсе архивлары агентлыгы.