Спорт сөекле пәйгамбәребезнең мәңгелек васыятьләрен үтәргә ярдәм итә - Татарстан мөфтие

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Рио-де-Жанейро шәһәрендә җәйге Олимпия уеннары башлану уңаеннан мөрәҗәгать белән чыкты

БӘЙЛЕ
2016 Авг 04. Фото: info-islam.ru

Бисмилләхир-рахманир рахим!

Әссәләәмүгәләйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ!

2016 елның 5 августында Бразилиянең Рио-де-Жанейро шәһәрендә җәйге Олимпия уеннары башлана. Олимпиада уеннарында йөзләгән медальләр тапшырылу, күп илләрнең катнашуы көтелә. Россия данын якларга безнең Татарстан спортчылары да бара.

Спорт чаралары халыкларны, илләрне континентларны берләштерә. Спорт ярышлары уздыру сәламәт җәмгыять корырга ярдәм итә һәм зарарлы гадәтләр китерә торган һәлакәтләрдән саклый. Шуның өчен дә безнең республикада, кешеләр сәламәтлеген кайгыртып, бөтен шартлар тудырыла, һәвәскәр һәм һөнәри спортка ярдәм итү максатыннан, төрле программалар тормышка ашырыла, спорт объектлары корыла.

Имам Мөслим үзенең “Сахих” җыентыгында Мөхәммәд пәйгамбәр салләлаһү гәләйһи вә сәлләмнең “Көчле мөселманны, көчсезгә караганда, Аллаһ ныграк ярата, гәрчә икесендә дә хәер бар” дигән хәдисен китерә. Спорт Сөекле Пәйгамбәребезнең мәңгелек васыятьләрен үтәргә ярдәм итә.

Илебез өчен гади булмаган бүгенге заманда спортчыларның җиңүләре Россия, Татарстан өчен бигрәк тә әһәмиятле. Спортчыларның уңышлары балаларга, яшьләргә сәламәт тормыш рәвешен сайлау өчен бер үрнәк булып тора. Ә спорттагы шатлык мизгелләре илебездә яшәүче күпсанлы милләтләрнең бердәмлеген ныгыта.

Мөхтәрәм спортчылар! Без, мөселманнар, сезгә зур җиңүләргә ирешүне телибез, Аллаһы Тәгалә ярдәмен бирсен!

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе